Азнакаево
  • Рус Тат
  • Онытылмас вакыйга

    "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилеен "кара алтынны" ут ялкыннарыннан саклаучы 24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә көтеп ала. Чөнки утка каршы көрәшүчеләр үзләрен әлеге зур коллективның бер өлеше итеп тоялар, кулга- кул тотынышып, бердәм булып эшлиләр, уңышларына куанып, горурлык хисләре кичерәләр. Нефть чыгаруның беренче адымнары җиңел булмаган. Төрле һәлакәт,...

    "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилеен "кара алтынны" ут ялкыннарыннан саклаучы 24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә көтеп ала. Чөнки утка каршы көрәшүчеләр үзләрен әлеге зур коллективның бер өлеше итеп тоялар, кулга- кул тотынышып, бердәм булып эшлиләр, уңышларына куанып, горурлык хисләре кичерәләр.

    Нефть чыгаруның беренче адымнары җиңел булмаган. Төрле һәлакәт, янгыннар ут сүндерүчеләрне дә, нефтьчеләрне дә шактый сынаган. Бер һәлакәт халык күңеленә аеруча нык уелып калган. Бүгенге көндә бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләрнең күбесе вафат инде. Әмма, озак еллар дәвамында янгын сүндерү бүлегендә каравыл башлыгы булып хезмәт куйган Нәҗип Фәрукшин ул вакыйга турында сөйләп үтте. Ул исә бу турыда шушы хәлнең шаһиты булган, ул чорда дежур каравылны җитәкләгән Михаил Федор улы Леванюшкиннан ишеткән була.

    Бу ерак 1959 елда булган хәл. Март ае язгы көннәргә бер дә ошамыйча, бик салкын килә. Нефтьче- оператор гадәттәгечә үз участогында скважиналарны тикшереп йөри. Чемодур авылы янында урнашкан 4900 нчы скважина да җир куеныннан нефть суыртып, әкрен генә эшләп утыра. Бу тәүлегенә йөзәр тонна нефть эшкәртүче скважина була. Бар да көтмәгәндә, кинәт була. Нефть эшкәртүче торбалар, әкияттәге кебек бар көченә өскә күтәрелә башлый. Көчле дулкын операторның киемнәрен йолкып, читкә алып ыргыта, инженер авыр тимерләр астында кала. Скважина төбеннән ургылып чыккан кайнар нефть һәм газ фонтаны 50шәр метр биеклеккә кадәр күтәрелә.

    Бу куркыныч афәт бар промыселне аякка бастыра. Бөтен булган техника, янгын сүндерү җайланмалары фаҗига урынына юл ала. Скважинаны балчыклы измә белән күмә башлыйлар. Тик җир астыннан ургылган көчле агым туктарга җыенмый. Монда нәкъ сугыш кырындагы кебек: артка юл юк! Ничек тә булса, нефть фонтанын туктатырга кирәк. Инде генә тынды дисең, җир асты басымы кабат күтәрелеп, измәне нефть калдыклары белән бергә күккә чөя.

    Нефтьчеләр нефть фонтанын туктатырга тырышсалар, янгын сүндерүчеләр исә скважинаны салкынландырып, күбекләндереп, су пәрдәсе белән каплап торалар. Читкә чәчрәгән нәни генә бер очкын тирә-юньне тоташ утка күмәргә мөмкин. Җиде көн дә, җиде төн буе биредә эш кайный. Бераз гына ашап, ял итеп алалар да, кабат эшкә тотыналар. Нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр чын батырлык үрнәге күрсәтәләр. Үзе дә шушы көрәштә катнашкан Михаил Леванюшкин нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләрнең бу батырлыгын яшь буынга үрнәк итеп сөйли торган була.

    Александр Никулин, 24нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: