Азнакаево
  • Рус Тат
  • Онытылмас бу хисләр

    Көньяк Урал - үзенең искитмәле табигать күренешләре белән дан тоткан як. Тау пейзажы һәркемнең йөрәген яуларлык күренешкә ия. Әлеге илаһи сихрилекне күреп кенә калмыйча, аның бер кечкенә "өлеше"нә әйләнәсең икән, күңелдә гел башка хисләр барлыкка килә... "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләренең туризм белән актив шөгыльләнә башлавы 2001 елның маена ук барып тоташа....

    Көньяк Урал - үзенең искитмәле табигать күренешләре белән дан тоткан як. Тау пейзажы һәркемнең йөрәген яуларлык күренешкә ия. Әлеге илаһи сихрилекне күреп кенә калмыйча, аның бер кечкенә "өлеше"нә әйләнәсең икән, күңелдә гел башка хисләр барлыкка килә...
    "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләренең туризм белән актив шөгыльләнә башлавы 2001 елның маена ук барып тоташа. Ул геология бүлегенең әйдәр геологы Руслан Гыйльманов исеме белән турыдан-туры бәйле. Ике яшь белгеч 2001 елда Казан шәһәреннән туристлар белән Зилем елгасы буйлап йөзүдә катнаша. Соңыннан Кече һәм Зур Инзер, Йөрүзән, Агыйдел (Көньяк Урал), Катун (Алтай) елгаларында йөзәләр, Көньяк Уралның Зур Ирәмәл (1582м), Кече Ирәмәл (1449м), Нөргеш (1406м) тау биеклекләре яулана. 2006, 2008 елларда Эльбрус тавына да (5642м) күтәрелгән булды. 2010 елда идарә аппаратының өч хезмәткәре "Татнефть" ААҖнең 60 һәм яшьләр оешмасының 10 еллыгы уңаеннан Памир тавының Ленин түбәсенә сәяхәт кылды (7134м).
    Традиция буенча, ел саен "Азнакайнефть" идарәсе яшьләре көз көне эш урыннарыннан аерылып, шәһәр ыгы-зыгысыннан "качып", туган як табигатебезгә сәяхәт кыла. Быел 19-21 октябрь көннәрендә 13 кеше юлга кузгалдык. Маршрут билгеләнгән, бу - Зур Шәлем тавына менү иде. Юлыбыз Азнакай шәһәреннән 500 км читтә урнашкан Александровка авылыннан башланды. 19 октябрьдә машиналарны әлеге авылда калдырып, төркем белән юлга кузгалдык. Тайга буенча 8 чакрым юл үткәннән соң палаткалар корып куйдык. Утын әзерләү, ашарга пешерү, учак кырындагы җырлар бүген дә күз алдына килә.
    Иртән юлыбызны дәвам иттек. Алда безне зур сынаулар көткән икән: ярты юлны үткәннән соң, юл кинәт кенә өзелеп, ориентир шунда тәмамланды... Барлык нюансларны исәпкә алып, Кече Шәлем тавына менәргә булдык. Заманча GPS приборлары бу очракта, һичшиксез, ярдәмгә килер иде әлбәттә, ләкин без алардан баш тартып, азимут буенча юлны дәвам иттек. Кире кайту хәвефсез булсын өчен төрле билгеләр куйдык. Бара-бара, картада да күрсәтелмәгән күренешләргә тап булдык. Шулай да кире борылмадык. Кече Шәлем тавына менгәннән соң барлык арулар онытылды. Көн дә матур тора иде, тау очында һәркемнең күз алдында искитмәле хозур табигать ачылды. Моннан Ямантау, Зур Ирәмәл тау сыртларын күреп һәркем "аһ" итте. Фотога төшкәннән соң, караңгыга калганчы дип, кайтыр юлга чыктык. Үзебез калдырган билгеләр кире юлда ярдәм итте.
    Сүз уңаеннан шуны да билгеләргә кирәк, туризм - актив ял ул. Әгәр әлеге халәтне бер генә тапкыр булса да кичерәсең икән, туризмга тагын күп тапкырлар әйләнеп кайтасың дигән сүз.

    Айрат ГАФУРОВ, "Азнакайнефть" идарәсенең әйдәр инженеры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: