Азнакаево
  • Рус Тат
  • Онытмадык сине, училище!

    1897 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ул чорда Казан губерниясе халкының 17,9 проценты гына укый-яза белгән. Совет власте Россиядә наданлыкны бетерү эшенә керешә. Бөгелмәдә моннан 80 ел элек ачылган педагогик училище - әнә шул агарту эшчәнлегенең бер җимеше. Укытучылар хәзерләү учагын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт иттеләр....

    1897 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ул чорда Казан губерниясе халкының 17,9 проценты гына укый-яза белгән. Совет власте Россиядә наданлыкны бетерү эшенә керешә. Бөгелмәдә моннан 80 ел элек ачылган педагогик училище - әнә шул агарту эшчәнлегенең бер җимеше.

    Укытучылар хәзерләү учагын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт иттеләр. Мәсәлән, училищега 1944 елда укырга кергән Тымытык районының Кызыл Йолдыз авылы егете Салихҗан Сәлимҗанов Тувага эшкә җибәрелә һәм гомер буе шунда тырыш хезмәт куя.

    Аның курсташы - Буралы авылыннан Зәмзәмия Сөләйманова туган авылына мәктәпкә кайта, аннан озак еллар балалар бакчасы белән җитәкчелек итә. Алар белән бергә Үрнәк авылыннан Шамил Нуриев, Камышлыдан Мөгамбәр Галимов, Актүбәдән Фоат Уразгильдин да шушы училищены тәмамлыйлар. Сугыш тәмамланган елны районыбыздан укырга керүчеләр шактый була. Алар соңыннан барысы да мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйдылар.

    Бөгелмә педагогия училищесын танылган язучы Хисам Камалов, дипломат Вахит Юнысов, озак еллар Әлмәт мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән РФнең атказанган укытучысы Заһит Гамиров та тәмамлый.

    Үзем укытучы булып эшләп, тәҗрибә туплый башлагач кына мин биредәге укытучыларның олы җанлы, кешелекле, үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгәнлекләрен аңладым. 16-17 яшьлек егет-кызларның шуклыклары да булгандыр, әмма укытучылар тарафыннан бер генә авыр сүз дә ишетмәдек. Без аларны апа, абый дип йөртә идек. Тарих укытучысы Галиев абый соңгы курсларда безнең класс җитәкчесе булды, бик тә үз кешегә әйләнде. Педагогика фәнен укытучы Шаһиев абый һәрчак уен-көлке белән сөйләшер иде. География укытучысы Вәлиева апа җитдилеге, таләпчәнлеге белән истә калган. Иң йомшак күңеллесе Галиева апа булгандыр. Мин аны бүген дә җылы хисләр белән сагынып искә алам.

    Ул чагында уку алдынгылары училищега имтиханнарсыз кабул ителәләр иде. 120 урынга отличниклардан гына да 200 дән артык гариза кергән. Кабул итү комиссиясе барыбыздан да татар теленнән сынау алырга булган. 25 августта без диктант язарга килдек. Һәрберебезне аерым парталарга утырттылар. Галиева апа ни өчендер кагыйдә буенча бер урында басып кына түгел, ә рәтләр арасыннан йөреп әйтеп яздырды диктантны. Минем кырдан узганда ул ике сүз арасына нинди тыныш билгесе куярга кирәклеген әйтте. Әмма берничә тапкыр текстны укып чыккач, мин ул билгене куймаска булдым. Имтихан сәгате чыккач, ул нәтиҗәләрнең иртәгә иртән генә билгеле буласын әйтте. Кайтыр юл ерак, мин биредә генә көтеп торырга булдым. Бер-ике сәгатьтән соң Галиева апа ишектән чыкты һәм мине күреп:

    -Нишләп утырасың монда? - дип сорады.

    -Нәтиҗәне көтәм, - дидем.

    -Иртәнгә кадәрме?

    -Әйе.

    Реклама

    -Кичә кайда кундың?

    -Салам эскертендә.

    -Кайдан соң син?

    -Тымытык районы Буралы авылыннан.

    -Сезгә ничә чакрым?

    -Ат белән 60, җәяүләп - 80.

    Ул кире кереп китте һәм бераздан чыгып:

    -Менә нәрсә, тыңлаусыз егет, син училищега кабул ителдең, котлыйм! 1 сентябрьдә укырга кил! - диде.

    Директорыбыз Салих Абдуллин турында да берничә сүз әйтәсем килә. Ул чагында училище утын ягып җылытыла иде. Кышкы бер салкын көндә директорыбыз мине 5 малай белән урманга утын хәзерләргә җибәрде. Урманчы күрсәткән 36 агачны кисеп-турап алып кайттык. Авыр булса да, түздек. Салих абыйга һич үпкәм юк, рәхәт тормыштан безне урманга җибәрмәгәндер инде ул.

    Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаучылар педагоглары наказын үтәп, халык арасында аң-белем таратуда үзләреннән зур өлеш керттеләр, илебез дөньяда иң укымышлы илгә әверелде.

    Шакирҗан Хисамиев, училищеның 1948 елгы чыгарылыш укучысы, халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, СССР мәгариф министрлыгының Н.Крупская исемендәге премиясе лауреаты, сугыш һәм хезмәт ветераны

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: