Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нәүрүз мөбарәкбад!

    Узган якшәмбе Мәнәвез авылы мәдәният йорты шау-гөр килеп торды: биредә Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога укып башланды. Нәүрүз бәйрәме татар халкы уеннары белән, учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмле коймаклар белән чәй эчеп дәвам итте. Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр...

    Узган якшәмбе Мәнәвез авылы мәдәният йорты шау-гөр килеп торды: биредә Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
    Бәйрәм ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога укып башланды. Нәүрүз бәйрәме татар халкы уеннары белән, учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмле коймаклар белән чәй эчеп дәвам итте.
    Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр теләделәр. Аксакал Кыш, хакимлекне бирәсе килмичә, һаман тартыша, тик аның вакыты чыкты. Язбикә тиздән җир йөзен яшеллеккә, шау чәчәккә күмәчәк.
    Мәнәвез авылы халкы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: