Азнакаево
  • Рус Тат
  • Һөнәргә әверелгән мавыгу

    "Сәримыч" Әнә шулай аңа Ильдар Сәримовичка хезмәттәшләре - аны хөрмәтләп, аның үз эшенә җаваплы һәм җитди каравы өчен, бик зур оптимист кеше буларак эндәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Аның тормыш яратучан булуына гел көнләшеп тә туймаслык.Эш көне иртәсе башкалар өчен дә кәеф күтәрүче Ильдар Сәримовичның бер...

    "Сәримыч"

    Әнә шулай аңа Ильдар Сәримовичка хезмәттәшләре - аны хөрмәтләп, аның үз эшенә җаваплы һәм җитди каравы өчен, бик зур оптимист кеше буларак эндәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Аның тормыш яратучан булуына гел көнләшеп тә туймаслык.Эш көне иртәсе башкалар өчен дә кәеф күтәрүче Ильдар Сәримовичның бер елмаюыннан башлана. Эш урынында да, тормышта да нинди генә четерекле хәл булмасын, ул һәрчак юмор хисе белән хәл итәргә тырыша.

    1985 елны янгыннан саклау хезмәтенә аяк басып озак еллар ул үз коллективына тугры хезмәттәш булып кала бирә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булса да яраткан һөнәреннән аерыла алмый, җитди генә эшләп килә.

    Тормышта кызыксынуы

    Малай чактан ук Ильдар техникага битараф карый алмый. Беренче дус итеп ул велосипед сайлый җәй буе аның белән гел аерылмый. Ватылса да үз куллары белән рәтләп куя торган була. Әти әнисе иң беренче автомобиль алгач та бер генә түгел ә күп тапкырлар әтисе белән машинаның "йөрәген" сүтеп җыя ул. Мәктәп елларыннан ук техника белән бик тиз уртак тел тапканга, укудан соң Ильдар олы хезмәт юлын Азнакай УТТ предприятиясендә башлап җибәрә. Шуннан ук армия сафларына чакырыла. Аңа Украина якларында хезмәт итәргә туры килә. Армиядә дә техниканы яратып, вакытында "энәсеннән җебенә" кадәр сүтеп җыю аркасында взвод командиры башлыгы урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелә. Армиядән кайткач Ильдарнын язмышына 24 нче янгын сүндерү бүлегендә хезмәт итәргә дип язып куелган була.

    Беркөнне янгын саклау бүлеге башлыгы (ул чакта 87 нче янгын сүндерү булеге итеп аталган) Шебалов УТТ эшчеләренә инструктаж үткәрергә була. Шунда ул чор характерлы егетне күреп ала да инде. Ильдарның шулай җаваплы эшкә каравы ошый һәм аны үзе янына эшкә алырга теләге туа. Ильдар да озак уйламыйча 24 нче янгын сүндерү бүлегенә эшкә урнаша.

    Үз һөнәр остасы

    Янгыннан саклаучы һөнәре Ильдарның бар тормышы булып кала. Баштарак ул кече инспектор, аннан өлкән машина йөртүче булып хезмәт итә. Баштарак Ильдарны инспекторлык эшеннән бик җибәрәселәре килми. Тик берсендә коллектив белән чөгендер басуында эшләгәндә янгын сүндеру бүлеге белән сүз чыккач, Ильдар үзен техникага якынырак, шул өлкәдә эшлисе килүен әйтә. Язмыштан качып булмаган төсле Гариповсыз да янгын сүндерү машиналары озак тора алмый. Шуңа да аның җаваплылыгы, тәвәкәллеге, техникада осталыгы һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге техника сүтеп җыю посты чиста һәм якты булганга республиканың көньяк көнчыгыш янгын сүндерү бүлекләре арасында иң яхшысы булып санала.

    Янгын сүндерүчеләр гаиләсе

    Ильдарның үзе әйтүенчә эшләгән 30 ел дәверендә аның ике гаиләсе барлыкка килә. Беренчесе - янгын сүндерү бүлеге, икенчесе - Риммага өйләнүе. Римма да иреннән калышмый, ул да лаеклы ялга киткәнче 16 ел буе 24 нче янгын сүндерү бүлегендә старшина булып эшли. Янгын сүндерү бүлеге эшчеләрен янгын сүнүдерү очен барлык кирәк яраклар белән тәимин итеп тора. Шул арада да ул бүлекне чисталыкта тотарга тырыша.

    Гариповларның хезмәт юлында "За отличие в службе" медале, төрле-төрле бүләкләүлүр дә була. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәте 2 нче отряды мактау тактасын да Гариповларның фотосурәтләре бизәп тора.

    Иң олы һәм иң кадерле бүләк булып янгын сүндерүче гаиләсендә - балалар тора. Ильдар уллары өчен бик куана һәм алар белән горурланып яши, чөнки аның уллары бу тормышта үз көчләре белән барысында булдырганнар. Икесе дә югары белемле, бай һәм ныклы гаилә корып яшиләр. Бүгенгесе көндә ул ике тапкыр бабай булып оныкларын сөеп яши килә.

    24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары А. Никулин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: