Азнакаево
  • Рус Тат
  • Никита Хрущевның Азнакайга килүенә 50 еллыгы хөрмәтенә веломарафон узды

    Узган атнада Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан Азнакайда веломарафон оештырылды. Йөзгә якын велосипедчы Татарстан мәйданыннан 17 чакрым ара үтеп, "Хрущев урманы"на кадәр барды. Алар арасында җитәкчеләр, яшьләр, балалар да бар иде. Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемне Физкультурачылар көне белән тәбрик итте һәм Азнакайда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык...

    Узган атнада Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан Азнакайда веломарафон оештырылды. Йөзгә якын велосипедчы Татарстан мәйданыннан 17 чакрым ара үтеп, "Хрущев урманы"на кадәр барды. Алар арасында җитәкчеләр, яшьләр, балалар да бар иде.

    Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемне Физкультурачылар көне белән тәбрик итте һәм Азнакайда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган булуын билгеләп үтте.


    - Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Соңгы елларда җирлегебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады, төрле җиһазлар алу, спорт залларын яңарту, мәйданчыклар булдыру, массакүләм чаралар үткәрү дә моның ачык мисалы. Әлеге эшләрдә нефтьчеләребез, "Татнефть" җәмгыятенең өлеше бәһаләп бетергесез, - диде район башлыгы. Веломарафонда катнашучыларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.


    Әлеге чара шунысы белән дә истәлекле булды, 10 августта җирлегебезгә КПСС Үзәк Комитеты секретаре, СССР Министрлар Советы рәисе Никита Хрущевның килүенә 50 ел тулды.


    Бу вакыйгага биш дистә ел вакыт үтсә дә, тарих халык күңелендә әле дә саклана. Урман аланына килгән ветераннар, ул заманның тере шаһитлары, янә үткәнгә кайтып килделәр.


    Билгеле булганча, ул елны ил башлыгы башта Карабаш эшчеләр поселогында була, аннан автомашиналар Актүбә эшчеләр поселогына һәм Азнакайга юл тоталар. Н.С. Хрущев монда нефть скважиналарында булып, андагы эшләр белән кызыксына. Аннары элекке Тымытык районының Тымытык авылына - «Авангард» колхозына китәләр.


    - Хрущевның килүе безнең заман өчен зур вакыйга булды. Юл буена меңләгән халык тезелгән иде. Бирегә күрше Башкортстан, Сарман һ.б. районнардан да килделәр, - дип, шул еллар истәлеген кабат яңартты ул вакытта Тымытык авылында мәктәп директоры булып эшләгән Гәрәй абый Миңнегалиев.


    Хуҗалык белән «Авангард» колхозы рәисе Газизулла Кәрамуллин таныштыра. Сәяхәтнең ахыргы пункты Күктәкә кырчылык бригадасының 200 гектарлы кукуруз басуы була.


    - Ул елны кукуруз күкрәп уңган иде, 4 метр биеклеккә җиткәннәре дә булды. Басу читенә ике вышка куелды. Ил башлыгы аннан басулар киңлеген күзәткәннән соң, бу басуга соклануын яшерә алмый, бик канәгать калып, озатып йөрүчеләргә, "Яхшы эшләгәнсез, егетләр", дигән, - ди 35 елдан артык гомерен агроном хезмәтенә багышлаган, ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәиз Таҗиев.


    Ветераннар истәлекләре белән уртаклашканнан соң биредә көндезге аш оештырылды, яшьләр бау тренингы күрсәтте. Бу көнне бирегә килүче яшьләр һәм өлкәннәр әнә шулай истәлекләрне барлап, файдалы ял иттеләр.

    Таңсылу Саниева

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: