Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нигә балык тоту түләүле?

    Яшь чакларны искә төшереп, бер балык тотып кайтыйм әле дип буага барсам, якын җибәрмәделәр. "Безнең шәхси милек бу, акча түләп тотыгыз," - диделәр. Шаккатып кайттым. Бу ни хәл? Рахман Г. Әлеге хатка район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Х.Шәмсетдиновтан түбәндәге җавап алынды: "Ил базар икътисадына күчкәч, көнкүрешебезгә "шәхси милек" төшенчәсе...

    Яшь чакларны искә төшереп, бер балык тотып кайтыйм әле дип буага барсам, якын җибәрмәделәр. "Безнең шәхси милек бу, акча түләп тотыгыз," - диделәр. Шаккатып кайттым. Бу ни хәл?
    Рахман Г.

    Әлеге хатка район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Х.Шәмсетдиновтан түбәндәге җавап алынды:
    "Ил базар икътисадына күчкәч, көнкүрешебезгә "шәхси милек" төшенчәсе керде. "Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр әйләнеше турында" 2002 елның 24 июлендә чыккан 101 нче Федераль закон нигезендә физик һәм юридик затлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү максатларында авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алырга хокуклы. Анда куаклык яки сулык урнашуга карамастан, бу участок файдалануга алган затның хокукый милке булып санала. Мәсәлән, буа яки сулы карьеры булган җир участогы балык үрчетү максатларында бирелгән. Бу нәрсәне аңлата? Димәк, балык үрчетүче зат терлекчелек, кошчылык, үсемлекчелек һ.б. шөгыльләнүче затныкы кебек үк хокукларга ия. Беркем дә бит терлекчене - ит, игенчене икмәк саткан өчен гаепләми. Ни өчен үз хисабына балык үрчетүчегә мөнәсәбәт башкача булырга тиеш? Балыкчылык та авыл хуҗалыгы тармагының бер төре. Бу эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә шундый ук экологик, санитар-эпидемиологик, ветеринар һәм закон тарафыннан билгеләнгән башка таләпләр куела.
    Мондый буаларда балык тоткан өчен түләү мәсьәләсенә килгәндә, "Балык тоту һәм биологик су ресусрларын саклау турында" 2004 елның 20 декабрендә чыккан 166 нчы федераль закон нигезендә граҗданнар бары тик гомуми кулланылыштагы су объектларында гына бушлай һәм ирекле рәвештә балык тотарга хокуклы. Су объекты физик яки юридик затка балыкчылык өчен арендага яки башка хокукта бирелә икән, ул гомуми кулланылыштагы режимын югалта. Бу очракта әлеге сулык территориясенә бары арендатор яки милекче белән килешү нигезендә генә керергә мөмкин. Ә килешү, кагыйдә буларак, язмача яки телдән төзелә. Аның шартларын буа хуҗасы билгели. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буа хуҗасы, барлык ба шка хуҗалык объектлары хуҗалары кебек, үзенә файдалануга бирелгән милекне тотуга һәм аренда хакын, салымнар түләргә бурычлы.
    Азнакай муниципаль районы чигендә 43 сулык бар, шуның 35 е физик һәм юридик затларга балык үрчетү өчен арендага бирелгән.
    Соңгы вакытта кайбер сулыкларда балык тотуның түләүле булуыннан дәгъвалар ешайды. Күзәтүче органнар тикшереп, су объектларының балыкчылык өчен арендага закон нормалары нигезендә бирелүен ачыклады."

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: