Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ничек итеп фатирдан да, акчадан да колак какмаска?

    ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга акчаны дәүләт теркәвенә кадәр түгел, ә бәлки әзер документлар алганнан соң гына түләргә тәкъдим итә. Бүгенге көндә күп кенә сатып алучылар сату-алу килешүендә исәп-хисапның аңа кул куйганчыга кадәр ясалуын күрсәтеп, сатучы белән хокукларны дәүләт теркәвенә биргән көннән үк исәп-хисап ясыйлар. ТР...

    ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга акчаны дәүләт теркәвенә кадәр түгел, ә бәлки әзер документлар алганнан соң гына түләргә тәкъдим итә.

    Бүгенге көндә күп кенә сатып алучылар сату-алу килешүендә исәп-хисапның аңа кул куйганчыга кадәр ясалуын күрсәтеп, сатучы белән хокукларны дәүләт теркәвенә биргән көннән үк исәп-хисап ясыйлар. ТР буенча Росреестр идарәсе болай иткәндә фатирсыз да, акчасыз да калу мөмкинлеге хакында искәртә.

    Гражданнар идарәдә дәүләт теркәвенә документлар тапшырганнан соң бирелүче расписканы исәп ясау өчен нигез булып тора дип уйлыйлар. Аны кулга алуга алар зур ышаныч белән «миллионнарын» сатучыга бирәләр. Ләкин чынлыкта әлеге расписка идарә тарафыннан дәүләт теркәвенә документлар кабул ителүен генә раслый. Дәүләт теркәвен туктату яки кире кагуны документлар кабул итү вакытында гына билгеләү мөмкин түгел.

    Стандарт килешүен дәүләт теркәвенә нибары 30 көн бирелә. Бу вакыт эчендә ул туктатылырга да, кире кагылырга да мөмкин. Моның сәбәпләре төрлечә була ала. Дәүләт теркәве өчен документларның җитмәве, яки аларның ялган булуы ихтимал.

    Ялгышмас өчен законда каралган берничә чара бар. Алар ярдәмендә проблемаларны чишәргә була. Алар сатучыга да, сатып алучыга да үзен куркынычсыз тоярга мөмкинлек бирә.

    Беренчесе - ипотека закон көчендә. Аның асылы шунда: сатып алучы белән тулысынча исәп-хисап ясаганчыга кадәр, торак сатучыда залогта тора. Яки сатып алучының күчемсез милеккә хокукы теркәлә, ләкин шул ук вакытта залог комачаулык тудыра: сатып алучы сатучы рөхсәтеннән башка ул милеккә баш була алмый. Әгәр дә сатып алучы исәп-хисап ясый алмаса, сатучы залогтагы милекне, я аны саткан акчаны ала.

    Сатучы белән исәп-хисапны хокукларны дәүләт теркәве турында белешмә алганнан соң гына ясавың яхшырак. Алынган документның «ограничения, обременения» дигән графасында «ипотека в силу закона» дигән язма булырга тиеш. Аны түләү өчен ике як та ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм тулысынча исәп-хисап ясалуы турында хәбәр итәргә тиешләр.

    Икенче вариант - банк ячейкасы. Әлеге очракта яклар банкка мөрәҗәгать итәләр һәм аренда килешүе төзиләр. Анда сатып алучы тарафыннан ячейкага салынган фатир өчен акчаның нинди шартларда сатучыга бирелүе турында әйтелә. Шартлар төрлечә булырга мөмкин һәм аларны яклар үзләре сайлап ала. Мәсәлән, сату-алу турында теркәлгән килешүнең бер данәсен банкка тәкъдим итә. Бу шулай ук Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан өземтә дә булырга мөмкин.

    Әнә шулай, финанс куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкин. Теләгең булса, аның чаралары бик күп.

    Матбугат хезмәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: