Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нәфис Фәйзуллин: “Ярый әле нефтьче булганмын...”

    Нефтьче ветеран Нәфис Фәйзуллин умарталыгында Нефтьче ветеран, Ленин ордены кавалеры Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин турында язырга алынуым әүвәл эзләнүләрдән башланды. Ә бит аның турында язмаган гәҗит, сөйләмәгән радио-телевидение калмагандыр. Шулай да бүген сиксән яшен түгәрәкләп килүче Нәфис ага турында сүз катмый калу ярамас. Әнә үзе дә сөйләшкәндә уенын-чынын кушып, бөтен...

    Нефтьче ветеран Нәфис Фәйзуллин умарталыгында

    Нефтьче ветеран, Ленин ордены кавалеры Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин турында язырга алынуым әүвәл эзләнүләрдән башланды. Ә бит аның турында язмаган гәҗит, сөйләмәгән радио-телевидение калмагандыр.

    Шулай да бүген сиксән яшен түгәрәкләп килүче Нәфис ага турында сүз катмый калу ярамас. Әнә үзе дә сөйләшкәндә уенын-чынын кушып, бөтен кеше дә сиксәнгә кадәр җитәлми әле, дип шаярта.

    Мин аны күптәннән беләм. Дөньяга карашы, тырышлыгы, яңалыкны тиз тотып алуы, туры сүзлелеге һәм ачык фикер йөртүе җәлеп итә. Әле ул мастер булып эшләгән чорларда идарә җитәкчесе алып барган айлык йомгаклау киңәшмәләрендә еш булырга туры килә иде. Цехлар арасында ярышлар оештырылып, аларның үтәлешләре тикшерелә торган заман. Еш кына трибунага чыгып, эш барышында килеп туган мәсьәләләргә фикерен белдерер, аннан үз тәкъдимен җиткерер. Җитәкчеләр дә аның сүзләренә колак салып, алларында яткан дәфтәргә нидер төртеп куярлар иде.

    Нәфис аганың элек эшләгән ГЗУ-26дан берничә йөз метр гына урнашкан, үзе "дача" дип атаган дүрт-биш сутыйлы бакчасы бар. Тирә - ягы агачлар, урман белән әйләндереп алынган бик матур урында. Мин килеп туктауга, капкадан ук каршы алды. Кортлар караганда кия торган битлеген дә салмаган.

    - Көн саен унике-унөч сәгать шушында-бакчада, бал кортлары белән кайнашам шунда. Шәһәр өендә нишләмәк кирәк, анда торган да юк инде, кыш көннәрендә дә монда килеп йөрдем,- дип сөйләнде ул өстендәге умарталар караганда кия торган махсус халатын сала-сала. - Кайвакыт хатыным Люция дә кайда йөрисең син дип орышып ала. Аны да аңлап була, яшь бара бит, ул-бу булмагае дип борчыла торгандыр. Мин еш кына үземнең хезмәт юлым турында уйланып утырам һәм нефтьче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим.

    Нәфис ага үткәннәрен, башыннан кичкән вакыйгаларны мавыктыргыч итеп сөйли белә. Мин аның шушы яшьтә дә хәрәкәтчәнлегенә, зирәклегенә сокланып тыңлыйм.

    Ике ел Бөгелмәдәге тимер юлчылар һөнәрен үзләштергәннән соң, училище директоры алдына егетләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе килеп баса. Сугыш чорында бу һөнәргә кытлык булса, сугыш бетеп, фронттан элеккеге белгечләр кайта башлагач, яшьләргә урын табу проблемага әйләнә. Деполарга эшче куллар кирәкми башлый. Шул чакта үзләре белән укыган Тимәш авылының биш-алты егете авылларына кайтып килә дә зур яңалык җиткерә: авыл янында нефть табылган!… Сорасалар, шунда җибәрмәсләр микән? Нәфис Фәйзуллин ике иптәше белән директор янына шундый тәкъдим белән керә. Әнә шулай алар "нефтьче десантчы"ларга әйләнә. Училищеның полуторка машинасы әрҗәсенә утыргычлар урнаштырып, Ромашкино нефть ятмаларын үзләштерергә чыгып китәләр. Өченче промысел директоры Рәфгать Шаһимәрдән улы Мингәрәев аларны каршы ала. Бүлмәсенә алып керә дә сораштыра башлый: кем кайда туган, кайсы яктан, әти-әниләре кемнәр…

    Икенче көнне барысы да өченче скважинада эшли башлыйлар. Көндезләрен көрәк, лом тотып траншеялар казыйлар, обваловка ясыйлар, кич белән мәҗбүри укырга утыралар. Мастерларыннан нефть һөнәре нечкәлекләренә төшенәләр. Дүртенче разряд белән килгән булсалар, шул разрядларын сынау биреп раслыйлар. Бер елдан Нәфис Фәйзуллин бишенче разрядлы оператор була, 1951 елның язында инде ул алтынчы разрядлы оператор булып эшли башлый. Әле дә хәтерендә, шул елның 20 маенда аны Азнакай районының Йолдызлы авылы янындагы утызберенче скважинага өлкән оператор итеп җибәрделәр. Бораулаучылардан скважинаны кабул итеп алалар. Алардан калган такталардан будка, тору өчен землянка ясап куялар. Хәзерге оператор йортлары ул чорда төшләренә дә кермәгәндер. Эш шартларын әйткән дә юк. Кул астындагы дүрт егетне эшкә өйрәтә. Алар да тирә-яктагы авыл егетләре, оператор эшен ишетеп кенә беләләр. Скважинада эшне тиз җайга салганын күреп, аны бер ел дигәндә Азнакайдагы 543нче скважинага өлкән оператор итеп җибәрәләр. Барып күрү белән эшне яңа баштан башларга кирәк икәнен тиз төшенә. В2-300 двигателе белән эшләүче УЗТН суыргычы аңа таныш. Азнакайдан Карабашка нефть шул агрегат ярдәмендә 40 атмосфера басым астында куыла. Нефтьнең мул чыккан чагы.

    1954 елда бораулау эшләре тагы да киң колач ала. Һәр көн бораулаучылардан бер скважина кабул итеп алалар. Болтларын кысып чыгалар, җиһазландыралар, кыргычлар төшереп, штуцерлар куеп, нефтьне үлчәп, факелын кабызып цех җитәкчесе Е.Ф. Синявскийга кайтып хисап тоталар: "Скважинаны җибәрдек, шул кадәр нефть бирә!" Шуннан бирле аның өчен ял дигән нәрсә онытыла. Яңа скважинаның һәрберсен үзләштереп, производствога кертә торалар.

    1962 елдан Нәфис Фәйзуллин өлкән мастер булып эшли башлый. Тора-бара аның җаваплылыгына 125 скважина бирелә. Слесарьлар, электриклар, эретеп ябыштыручылар белән бергә кул астында 42 кеше. Алай да операторлар җитешми. Ара ераклыгын исәпкә алып, кайсына ун, кайсына унбиш скважина беркетәләр. Нәфис Фәйзуллинга Азнакайга кайтып эшли башлау, белемен күтәрү җае чыга. Кичке мәктәпне тәмамлап, Лениногорск нефть техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Техникумда укыган вакытта мастер итеп билгелиләр. Сиксән җиденче елга кадәр мастер булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

    1966 елда гаиләсе, үзе өчен генә түгел, бөтен коллектив өчен әһәмияткә ия вакыйга була. Идарә алда торган бурычларны вакытыннан алда үтәп, берләшмә күләмендә социалистик ярышта җиңеп чыгулары уңаеннан идарә һәм цех җитәкчесенә, шул уңайдан Нәфис Гайнулла улына да дәүләт бүләге тапшыралар. Ленин орденын ул көне - төне эшләгәне өчен бирделәр дип белә... Шулай булмый ни, ул чорда хәзерге кебек каткан җирне казу өчен экскаватор, махсус техника юк. Әле дә хәтерендә, 36, 99, 541нче скважиналардан килүче нефтьүткәргечне тикшереп кайтучы оператор Мирсәет Хәйруллин авария булганын хәбәр итә: "Нәфис, безнең тау башында нефть чыккан бит..." Декабрь ае, җирнең нык туңган, кар ятмаган шәрә урыны икән. Үзләре белән лом, көрәк, кәйлә алып барып казый башлыйлар. Нефть исә торбадан бер җирдән бәргән, икенче урыннан җир өстенә килеп чыккан. Шулай ун метр җирне казырга туры килгән иде аларга... Слесарь Шәфыйкъ Әхмәдуллин, эретеп ябыштыручы Мәүләү белән тормышларын куркыныч астына куеп, көне-төне эшләп аварияне төзәткәннәре, скважиналарны кузгатып җибәргәннәре әле булса күз алдында...

    Ул чорда күп скважиналар фонтан белән эшли. Мәсәлән, 4109нчы скважина тәүлегенә 900 тонна, 4108нче - 700 тонна, 4106нчы - 500 тонна, иң аз биргән 4104нче скважина 150 т. чиста нефть бирә.

    Барсында да кул хезмәте. Һәр ике сәгать саен кыргыч төшерергә, аннан күтәрергә кирәк. Шулай эшләмәсәң, парафин торбаларга утырып, скважина эштән чыга. Тора-бара АДУ-1, АДУ-2, АДУ-3ләр кертелде. Күтәрү механикалаштырылгач, бер кеше бишәр скважинага хезмәт күрсәтә башлады. Скважиналар сулана башлагач, операторларга унар скважина бирелә, аннан унбишкә җитә. Иң элек үзе җәяүләп маршрутны йөреп чыгыр иде дә, аннан операторга кушар иде. Хәзер дә операторлар ул ясап калдырган маршрут белән йөриләр. Тик скважиналарның саны гына бераз кимегәндер, чөнки аралары ерагайды. Ә менә хезмәт шартлары тамырдан үзгәрде...

    -Хәзерге белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Бүгенгене безнең чорның авыр кул хезмәте белән чагыштырып булмый шул инде, хезмәтләре хәзер дә җиңел дип әйтә алмыйм, аларда башка проблемалар, - дип кузгалды Нәфис ага урыныннан. - Монда утырып умарта аерганын күрми калуың бар.

    Тышка чыккач:

    - Күрәсеңме, моннан бөтен җир уч төбендәге кебек, - диде ул алдагы галәмәт зур көзгегә күрсәтеп, - Кеше килгәне дә күренә, умарта аера башласа да...

    Мин Нәфис агада Әлмәндәр карт образы чагылышын күрдем. Ул үзе дә әсәр героен, аны уйнаган артистны да бик ошаткан булган икән. Нәфис абый кебекләр әнә шулай яшәүдән тәм, хезмәттән ямь табып, табигать белән гармониядә яшәгәнгә сәламәтлеккә тиенеп, озак яшиләрдер кебек тоела миңа. Шулай булмаса, тормышның кызыгы калмас иде...

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: