Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нефть объектларында янгын сүндерү буенча часть Азнакайда 60 ел элек оешкан

    Моннан 60 ел элек республикадагы нефть промыселлары объектларын ут-күздән саклау максатыннан махсус янгын сүндерү подразделениеләре оештырылу, һичшиксез, дәүләт күләмендәге мөһим чара иде. Ул, үз чиратында, хәрбиләштерелгән янгын сагы төзүнең алшарты да булды. Белгечләр җитешмәү, эшчеләрнең хезмәт тәҗрибәсе түбән булуы, технологик җиһазларның камиллектән ерак торуы еш кына аварияләргә һәм янгын чыгуга...

    Моннан 60 ел элек республикадагы нефть промыселлары объектларын ут-күздән саклау максатыннан махсус янгын сүндерү подразделениеләре оештырылу, һичшиксез, дәүләт күләмендәге мөһим чара иде. Ул, үз чиратында, хәрбиләштерелгән янгын сагы төзүнең алшарты да булды.
    Белгечләр җитешмәү, эшчеләрнең хезмәт тәҗрибәсе түбән булуы, технологик җиһазларның камиллектән ерак торуы еш кына аварияләргә һәм янгын чыгуга сәбәпче булды. Скважиналар, нефтьүткәргечләр, нефть хәзерләү объектларының януы тора-бара гадәти хәлгә әйләнеп китте. Автомат системаларның кирәгеннән артык гадилеге аварияләрне вакытында кисәтүне тәэмин итә алмады. Нефть объектларындагы җимергеч янгыннар гаять зур югалтуларга сәбәпче булды.
    Баштарак нефть промыселы объектларын янгын чыгулардан ведомствога караган янгын командалары саклады. Әмма бу өлкәдә дә хәзерлекле белгечләрнең һәм өйрәтелгән кадрларның җитешмәве эштә үзен нык сиздерде - янгын чыгу очраклары кимемәде. Чөнки нефть-товар паркларында әледән-әле булып торган зур янгыннарны сүндерү аз санлы һәм тиешенчә җиһазландырылмаган ведомство янгын сагының гына хәленнән килә торган эш түгел иде.
    БЕРЕНЧЕ ЕЛЛАР
    Совет-партия органнары соравы һәм СССР Эчке эшләр министрлыгының янгын сагы баш идарәсе боерыгы белән 1954 елда "Татнефть" берләшмәсе, шул исәптән "Азнакайнефть" идарәсе объектларын уттан саклау өчен, һөнәри янгын командалары оештырыла башлый. Алар 2 нче хәрбиләштерелгән янгын сагы отрядына берләштерелә. Оешуының беренче елында ук, Азнакайдагы нефть промыселларын саклау өчен, бистәдә 24 нче янгын часте төзелә һәм ул, эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, ут гарасаты белән көрәшә башлый - беренче елны гына да нефть объектларында килеп чыккан йөздән артык янгынны сүндерә.
    Хезмәтләрендә алар чын батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. 1968 елда Павловкадагы нефтьне сепарацияләү җайланмасында газ сепараторы торбасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә туган зур янгынны сүндерү моның ачык мисалы булып тора. Ул вакыттагы авария нәтиҗәсендә технология мичләре янына җыелган газ болыты утлы шар булып кабына һәм, санаулы секундлар эчендә зур факелга әйләнеп, тотрыкландыру колоннасын төреп ала.
    Ут белән көрәш авыр һәм куркыныч шартларда бара. Янгын хезмәте ветераны, өлкән янгынчы Анатолий Соколов (аның улы Павел да нефтьче, "Азнакайнефть" идарәсендә эшли) истәлекләренә караганда, янган колонналарның гүләве әллә кайларга ишетелеп торган, металл конструкцияләр кызуыннан өсләрендәге сугышчан киемнәре эрегән. Ә кызган тимер кыйпылчыклары өсләренә яңгыр булып яуган.
    Технология җиһазларының герметиклыгы бозылу сәбәпле, алардан агып чыккан утлы нефть елгасы, янгын машиналарын чолгап алу куркынычы тудырып, ут белән көрәшүчеләр өстенә аккан. Әмма янгынчылар каушап калмаган. Василий Шумков җитәкчелегендәге янгын каравылы булмаслыкны да булдырган - янгынчыларның фидакарьлеге, эшләрен белеп башкарулары нәтиҗәсендә катлаулы янгын, ярдәмгә башка подразделениеләр килеп җиткәнче үк, сүндерелгән. Янгынчыларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә сепарат җайланмасы тулысынча җимерелүдән саклап калынган, янгынның күршедәге технологик аппаратларга күчү куркынычы бетерелгән.
    ТРАДИЦИЯЛӘР БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ
    24 нче янгын частеның уңышлы эшләве һәрвакыт буыннар алмашынуның дөрес алып барылуы белән бәйле булды. 1959 елда янгын часте оештырылганда беренчеләрдән булып анда хезмәткә Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән кичәге фронтовиклар килде. Шәхси составның үз хезмәтен бөтен нечкәлекләренә тиклем белүе, алга куйган максатка омтылышы, хезмәт бурычына тугры калу, теләсә нинди вакытта бер-береңә ярдәмгә килү кебек сугышчан традицияләрнең нигезен нәкъ менә алар салды.
    Һәм инде, билгеле, янгын сагы эшчәнлегендәге уңышның мөһим факторы булып нефтьчеләр белән аңлату эшләре алып бару, янгын һәм аварияләрне булдырмауны алдан кисәтү тора. Ут стихиясеннән саклауда, шуның белән нефтьчеләр өчен куркынычсыз хезмәт шартлары булдыруда янгынчылар үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр.
    Элекке фронтовик, янгынга каршы профилактика инструкторы булып озак еллар эшләгән янгын сагының хөрмәтле ветераны Рәшит Измайлов бер әңгәмә барышында 60 нчы елларда булган бер очрак турындагы истәлекләре белән уртаклашкан иде. Ул вакытта Азнакай нефтьчеләре, эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, ЦКППНның нефтьне комплекслы хәзерләү җайланмасындагы ректификация колоннасына реконструкция ясарга булалар. Әмма алга куелган бурыч гади түгел - аны тормышка ашыру эше янгын чыгу куркынычы белән бәйләнгән. Уйлаганнан ваз кичәргәме, әллә куркыныч килеп чыгу мөмкинлеге зур булуга да карамастан, аны ахырына кадәр җиткерергәме? Идарәнең баш инженеры Евгений Старов белән 24 нче янгын часте инструкторы Рәшит Измайлов мәсьәләне уртага салып тикшерәләр, киңәшәләр дә, төпле бер карарга киләләр - эш урынында бер генә электр белән эретеп ябыштыручыны калдырып, калган эшче-хезмәткәрләрне куркынычсыз зонага чыгаралар. Ут эшләре куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен колонна мәйданчыгына үзләре менәләр. Бәхетләренә, барысы да уңышлы тәмамлана. Яңартылган колоннаны озакламый хәрәкәткә җибәрәләр һәм ул уңышлы гына эшли дә башлый.
    Элек-электән шулай кулга-кул тотынып, ярдәмләшеп яшәгәннәр һәм яшиләр янгынчылар белән нефтьчеләр.
    БУРЫЧКА ТУГРЫЛЫК
    Оешуының беренче көненнән алып 24 нче янгын часте торак секторында килеп чыккан утларны сүндерүдә дә актив катнаша. Бүген инде шәһәрне һәм районны саклауны безнең янгын сагыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Торак пунктларындагы янгыннарны сүндерүдә катнашкан Илмир Фазлыев, Илнур Әхмәтов, Наил Гомәров, Айдар Әхмәтҗанов, Илмир Гыйләҗетдинов үзләрен күп тапкырлар һөнәр осталары итеп танытырга өлгерделәр, фидакарьлекләре белән нефтьчеләр һәм халыкның хөрмәтен казандылар.
    Шушы көннәрдә генә безнең 24 нче янгын часте коллективында ут белән көрәшүчеләребез эшенең мөһимлеген тагын бер тапкыр дәлилләүче истәлекле вакыйга булды. Дәүләт янгынга каршы хезмәт системасында озак еллар яхшы эшләүләре өчен янгын часте начальнигы Салават Сәлахов, бүлекчә командирлары Айдар Әхмәтҗанов һәм Фәнис Миңнеяров Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң зур бүләге - "Маршал Василий Чуйков" медале белән бүләкләнделәр. Мондый зурлауга Азнакай янгынчылары арасыннан беренче булып нәкъ менә безнең сугышчыларның лаек булуы күңелдәге горурлык өстенә соклану хисләре өсти.
    ...2004 елның язында шәһәрнең Алиш урамындагы бер йортта янгын чыкты. Тревога буенча күтәрелгән һәм берничә минут эчендә урынга килеп җиткән дежурдагы каравыл алдына ут тозагына эләккән кешеләрне коткару бурычы килеп басты. Ике дә уйламыйча, бу җаваплылыкны Илдар Гыймаев үз өстенә алды. Күтәрткеч баскыч буенча югары катта яшәүчеләрнең балконнарына, тәрәзәләренә кабат-кабат күтәрелде, анда яшәүчеләрне бәладән коткарып, җиргә төшәргә ярдәм итте ул. Өстәвенә, янган фатирдан берничә баланы үз кулларына күтәреп алып төште.
    Янгынчының фидакарьлеге Россия МЧСы җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде - ул "Янгын вакытындагы батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнде.
    2012 елның кышында Ленин урамының дүрт катлы йорты подвалында хуҗалык корылмалары янды. Аның беренче минутларында ук куе төтен подъездлардагы этаж аралары баскычларын каплап алды. Әлеге вакыйга килеп чыккан урынга район янгынчылары арасыннан беренче булып 24 нче ПЧ каравылы килеп җитте. Аларга йортта яшәүчеләрне коткарырга, үзләре чыга алмаганнарны фатирларыннан күтәреп алып төшәргә туры килде. Каравыл начальнигы Илдар Хәбипов, бүлекчә командиры Ленар Сабировның осталыгы һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә 33 кешенең гомере саклап калынды.
    Әйткәнемчә, 24 нче янгын частенда югары квалификацияле белгечләр хезмәт итә. Алар һөнәрләренең чын осталары һәм үзләренең коткаручы дәрәҗәләрен югары йөртәләр.
    Александр НИКУЛИН, 24 нче ПЧ начальнигы урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: