Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нефть чыгыруда геологлар өлеше

    Мәктәпне тәмамларга, зур тормыш юлына аяк басарга бер ел кала безнең киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләвебез буенча ачыктан-ачык сөйләшүләр уздырыла иде инде. Берсендә "Татнефть" берләшмәсенең атказанган нефтьчесе Василий Черкин белән очраштык. Хәтеремдә, Василий Ефимович безгә республика ятмаларында кырык елга җитәрлек кенә нефть калуы турында сөйләгән иде. Шул ук вакытта ул...

    Мәктәпне тәмамларга, зур тормыш юлына аяк басарга бер ел кала безнең киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләвебез буенча ачыктан-ачык сөйләшүләр уздырыла иде инде. Берсендә "Татнефть" берләшмәсенең атказанган нефтьчесе Василий Черкин белән очраштык. Хәтеремдә, Василий Ефимович безгә республика ятмаларында кырык елга җитәрлек кенә нефть калуы турында сөйләгән иде. Шул ук вакытта ул чор технологияләренең җир катламнары байлыкларының 40 процентын гына чыгару мөмкинлеге бирүен дә әйтергә онытмады. Аның фаразлавына быел нәкъ кырык ел гомер узды, әмма кара алтын табуны без әле дә дәвам итәбез.

    Бүген инде Азнакай районы, бөтен Татарстан кебек үк, Россиянең иң өлкән нефть регионнарына керә. 60 елдан артык вакыт эчендә бездә 475 млн. тоннадан артык нефть чыгарылды. Шуңа да карамастан, аны табу мөмкинлекләре бетмәде. Катламнардагы продуктлы яңа ятмаларны табу, аларны эшкә җигүдә үзебезнең нефть чыгару идарәсе, сервис оешмалары геологлары һәм ветераннарыбыз керткән өлеш зур.

    Бүген без геология-разведка эшләренең соңгы стадиясенә кердек. Бу, һичшиксез, җиткерелгән еллык план күләмен тәэмин итәрлек нефть запаслары булдыруда кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә геология стратегиясе ике юнәлештә алып барыла. Бу, беренчедән, алга таба да нефть ятмаларын өйрәнү һәм яңаларын эзләү булса, икенчедән, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча киң масштаблы эшчәнлек алып бару.

    Беренче юнәлеш буенча геологлар нефть ятмаларын эшкәртүнең башыннан ук эшләгән булсалар, икенчесе соңгы ун елда гына зур кулланылыш алды. Чөнки озак еллар дәвамында туктаусыз нефть чыгару республика ятмаларындагы запасның саегуына китерде. Шуңа да яңа объектларны эшкәртү нефть чыгару идарәләре өчен перспективалы санала.

    Соңгы елларда "Азнакайнефть" идарәсе, Азнакай бораулаучылары белән берлектә, девон ятмаларына горизонталь скважиналар бораулау программасын киңәйтте. Ә бу инде, үз чиратында, эшкәртүгә авыр бирелә торган ташкүмер водороды запасларын кушу юлы белән нефть чыгаруны тотрыкландыру дигән сүз.

    Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруны планлаштыру стадиясендә җир астына нинди тәэсир ясау кирәклеген - гидродинамикмы, физик-химик, җылылык, газ, микробиологик методмы ул, нәкъ менә геологлар билгели.

    Безнең геологлар төбәгебездәге әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьне яңартуга да үз өлешләрен кертәләр. Скважинаны бораулый башлаганчы (ул әле проектта гына булган чакта ук) алар булачак скважинаның ышанычлылыгын булдыру өчен конструкция элементларын билгелиләр. Бу - елгаларның, сулыкларның, эчәр суның сакланышын тәэмин итүдә мөһим чара булып тора.

    Геолог хезмәте иң кирәкле, сорала торган һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Төбәгебезнең алга таба чәчәк атуы, табигатебезнең чисталыгы безнең үз хезмәтебезне ничек башкаруыбызга бәйле.

    "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге исеменнән бүген предприятие тармакларында эшләүче һәм инде лаеклы ялдагы барлык геологларны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшегездә, шәхси тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек телим!

    Альберт БАЧКОВ, идарәнең геология бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: