Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нефть бетсә нишләрсез?

    Йомыш төшеп Казанга баргач, элеккеге Бауман, хәзерге Татарстан урамыннан як-яктагы йортларны күзәтеп, Кремльгә таба акрын гына атлыйм. Без укыган чордагы мәркәз түгел инде бу. Матурайды, көязләнде, дим эчтән генә. Килгән саен яңача төсмер алган кебек күренә Казан. Автобусның иртәнге өчтә кузгала торганына утырып килгән идем. Янәсе, эшлисе эшләрне эшләп бетерү...

    Йомыш төшеп Казанга баргач, элеккеге Бауман, хәзерге Татарстан урамыннан як-яктагы йортларны күзәтеп, Кремльгә таба акрын гына атлыйм. Без укыган чордагы мәркәз түгел инде бу. Матурайды, көязләнде, дим эчтән генә. Килгән саен яңача төсмер алган кебек күренә Казан.
    Автобусның иртәнге өчтә кузгала торганына утырып килгән идем. Янәсе, эшлисе эшләрне эшләп бетерү белән кире кайтып китәм. Иртәрәк киленгән. Шулай як-якка каранып барганда берәү эндәште. Студент эскәмиясен бергә шомарткан танышым икән. Күрешеп, хәл-әхвәлләрне сораштык та, якындагы утыргычка барып кунакладык. Ул да Казанга якын районнан үз йомышы белән килгән булып чыкты. Минем нефть тармагында эшләвемне белгәч, кызыксынуын арттыра төшеп, шунда ук бер-бер артлы берничә сорау биреп ташлады. "Акчаны көрәп аласыздыр инде, әйеме? Аны нишләтеп бетерәсез инде? Акча күп булмый булуын да, зуррак акчага өйрәнгәч, пенсиядә аз белән яшәргә кыенрак булыр диюем... Ә менә нефть бетсә нишләрсез?" - диде текәлеп. Кинаяле соравы мине елмаерга мәҗбүр итте. Гомер эчендә чын нефтьне телевизор, я кино экраныннан гына күргән иптәшем үз соравына үзе җавап бирергә ашыкты. "Нефть ягулыгы белән эшләүче техникалар бөтенесе туктап калачак бит", - дип өстәде.
    - Нефть беркайчан да бетми ул, - дим. - Тик сорауны башка яссылыкта, кайчан хәзерге җиңел углеводород эрасы бетеп, аның урынына нинди компонент алга чыккан эра килер дип куярга кирәктер...
    Алдагы көнне генә элеккеге химия һәм нефть химиясе сәнәгате министры, академик Саламбек Хаджиев белән булган әңгәмәне укып утырган идем. Шуннан чыгып, белдекле кыяфәт белән, эчке ягулы двигательләр бу гасырда эшләячәк әле дим. Автомобильләр спирт һәм бензин катнашмасы булган ягулык белән йөри башлаячаклар. Аннан чыккан углекислый газ ягулык һәм энергия эшләп чыгару өчен чимал булачак дим. Танышым башта, ни сөйли бу дигәндәй, күзен бер ачып, бер йомып торды, минем фикер аңа авыр барып җитә иде булса кирәк. Аннан кызыксынуын арттыра төшеп: "Менә шул урыннан яхшылабрак аңлат әле. Бензин багына спирт сала башлагач, кызык хәлләр юлда башланмасмы соң? Бакны ачтың да, бер илле грамм агызып алдың һәм вәссәлам, артыннан алма кабып куйдың. Аннан дальше элдерт". Бу юлы мин аңа сәерсенеп карап куйдым. "Юк ла, - диде ул ялгышрак шәрехләү ычкындыргандай, - мин бөтенләй ул зәхмәтне капмыйм... Ә шулай да кызык бит"...
    Ул вакытта кануннары да шундый булыр шул аның. Алдыңда бочкасы белән сыйфатлысы торса да, әйләнеп үтә торган булырсың. Аннан кем инде эчәргә яраклы спирт тутырып куйсын ди сиңа заправкаларга...
    - Анысы шулай. Тик мин һаман аңлап җиткерә алмыйм. Җитмеш ел суырасыз инде ул нефтьне, бер бетергә тиештер бит җир мае?
    - Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Бүгенге көндә кул астында булган технология белән чыгарыла торган "яхшы" нефтькә бирелгән бәягә ышансаң, тагын кырык ел чыгачак әле ул. Аннан "начар"рак нефтькә күчәрләр, ягъни башкачарак әйткәндә, аңа үзенең үзенчәлеге белән авыр углеводородка - гудронга охшаш булган "авыр нефть" керә. Ул бүген дә табыла, әмма ул әлегә күп чыгымнар сорый. Киләчәктә чыгару өчен бәлки башка җайлы алымнар табылыр, бәясе алай ук кыйммәткә төшмәс тә. Шуңа да кешелек углеводороды булган нефть һәм газга альтернатив ягулыкка күчәргә мәҗбүр булачак.
    - Кояш энергиясенә һәм кояш батареяларынамы? Әмма алар турында белүемчә экологик яктан зарарлы һәм бик кыйммәткә төшәчәкләр. Эчке ягулыклы двигательләр юкка чыга, ә яңалары уйлап табылмаган. Дүрт аяклы атка кире күчәсе була, ахыры. Трамвай - траллейбусларга!
    - Эчке ягулык двигательләр шулай ук бетмәячәк. Башка төр ягулык ягачаклар. Алда әйткән идем бит инде ясалма биоягулык дип. Мәсәлән, хәзерге вакытта ук инде Бразилиядә двигательләргә салына торган бензин ягулыгының 85 проценты спирттан ягъни биоэтанолдан тора. Ул ашамлыклар таркалудан алына, ягъни бодай, арыш, борчак, фасоль, кукуруз, шикәр камышыннан алынган биомасса, тора-бара аны биобутанол алыштырыр. Аны составында углерод булган башка материаллардан алырлар. Аларга алмашка үсемлекләрдән фотосинтез ярдәмендә чыгарылган углекислый газ ярдәмгә килер. Моңа иң кулае суүсемнәре дип фаразлана. Шулай итеп, ябык цикл барлыкка киләчәк. Аларга кояш нурлары һәм углекислый газ биреп торасың. Зур реакторлардагы суда торф ясаучы микроорганизмнар бензин эшләүче углекислый газ эшләп торырлар, бензин янганда чыккан СО2 реакторларга кабат кертелер. Галимнәрнең уйлавына ышансаң, бу эш башланырга бары 20-30 ел вакыт калган. Табигатьтә углеродлар корбанатларда - ташкүмергә, нефть-газга караганда йөз тапкырга күбрәк икән. Корбанат запаслары бетәрлек түгел, мең елларга җитәрлек. Икенчедән аларны җылытканда бик җиңел СО2 бүлеп чыгара. Менә шундый перспективалар көтелә яңа нефть эрасы башлангычында. Минем белгәннәр шушы, бигайбә. Калганын интернет дигән хикмәтле нәрсәдән таба аласың...
    - Әй, бик озак икән әле ул вакытка, - дип җиңел сулап куйды сабакташ. - Ул чорга кадәр әллә гомер бар... Машинаны яңарак алган идем.
    Аның йөзенә канәгатьлек чаткылары чыкты һәм иртәгәге тормышка ышанычы артты кебек. Хәер, ул вакытта без икебез дә канәгать идек булса кирәк. Мин - нефтьчеләр вәкиле буларак танышыма аңлата һәм күңелендә ышаныч уята алуымнан. Ә ул - яңа машинасына бензин салып, әле озак куаначагына һәм бу җиңел нефть бетсә дә, киләсе буыннарга яңа төр ягулык табылып, тормыш туктап калмыйча, җай гына агачагына.
    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: