Реклама
Уразага турында халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганнарын без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек. - Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме? - Дөрес, ләкин намазны да укырга тырышырга кирәк. Ураза да, намаз да - Аллаһының фарызы. - Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме? -...
Уразага турында халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганнарын без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек.
- Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме?
- Дөрес, ләкин намазны да укырга тырышырга кирәк. Ураза да, намаз да - Аллаһының фарызы.
- Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме?
- Тәравих намазын уку - сөннәт. Мәчеткә төнге намазларга йөрергә тырышырга кирәк, анда барырга мөмкинлек булмаса, өйдә дә укырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз