Азнакаево
  • Рус Тат
  • Надежда Юдина: “Хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшарта алдык”

    Кешене хезмәт бизи дип юкка гына әйтмәгәннәр. Эш белән мәшгуль булсаң, табының да мул була, тормышың да җай бара. Ә эшсезлек - бүгенге көннең мөһим проблемасы. Районда бу юнәлештә нинди чаралар күрелә - Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина белән әңгәмәбез әнә шул хакта. - Надежда Валентиновна, ил ике...

    Кешене хезмәт бизи дип юкка гына әйтмәгәннәр. Эш белән мәшгуль булсаң, табының да мул була, тормышың да җай бара. Ә эшсезлек - бүгенге көннең мөһим проблемасы. Районда бу юнәлештә нинди чаралар күрелә - Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

    - Надежда Валентиновна, ил ике авыр кризислы ел кичерде, бу халыкның мәшгульлегенә нык тәэсир итте. Бүгенге көндә хезмәт базарында хәлнең торышы нинди?

    - Без җирле үзидарә органнары, эш белән тәэмин итүчеләр белән берлектә хезмәт базарындагы хәлне тотрыкландыруга ирештек. 2011 елның 1 декабренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 2,2 %ын тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч югары түгел, кризиска кадәрге чор дәрәҗәсендә.

    2011 елның 13 декабренә үзәктә 753 кеше (2010 елның 1 декабренә аларның саны 1018 иде). Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда эшсезләр саны 25,5%ка кимеде.

    Мәшгульлек проблемалары буенча тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Азнакай районында икътисади актив халык саны - 33900 кеше. 2011 елның 1 декабренә мәшгульлек хезмәтенә предприятиеләрдән 124 ваканция тәкъдим ителде. Районда 1 эш урынына 6 эшсез кеше туры килә.

    2011 елда 44 предприятиедән 306 кешенең азат ителүе турында белешмә килде (шул исәптән 18 авыл җирлегеннән). Үзәккә исә 209 кеше мөрәҗәгать итте. Быел 15 нче районара салым инспекциясеннән, мәгариф идарәсеннән, "Уразай" ҖЧҖ һәм башка предприятиеләрдән хезмәткәрләр эштән азат ителде.

    Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә эш эзләп һәм консультация алырга 8945 кеше мөрәҗәгать итте, бу - узган елның шушы чорына караганда 12%ка кимрәк. Эш эзләүче сыйфатында 2831 кеше (узган елга караганда 34,5%ка кимрәк) исәпкә куелды.

    Ел дәвамында 1717 кеше (шул исәптән 1022 хатын-кыз, 101 инвалид, бер елдан артык эшсез торучы - 387, элек эшләмәүче 87 кеше) эшсез дип табылды.

    - Быел февраль аенда район башлыгы тәкъдиме белән 2010 ел нәтиҗәләре һәм 2011 елга бурычлар буенча кече коллегия уздырылды. Алга куйган бурычларны үти алдыгызмы?

    - Безнең мәшгульлек үзәге коллективы алга куйган бурычларны һәм муниципаль берәмлек өчен билгеләнгән контроль күрсәткечләрне арттырып үтәүгә, хәтта хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшарту өчен өстәмә чараларны тормышка ашыруга иреште. Инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар, күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе бик авырлык белән хәл ителде. Эш белән тәэмин итүчеләр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә алырга атлыгып тормый. Ярты ел без бу юнәлештә очрашулар үткәрдек һәм тагын бер кат шуңа инандык: инвалидларны эшкә урнаштыру өчен чит ил бизнесы ныграк ачык. Аларны эшкә урнаштыру программасына эре предприятиеләр түгел, ә үзмәшгульлек программасы буенча эшен ачкан шәхси эшмәкәрләр тартылды. Алар белән эшләү нәтиҗәсендә без инвалидлар өчен планда каралган 4 урынына 23 махсус эш урыны оештыра алдык. Әлеге урыннарны оештыруга киткән чыгымнарны каплауга 1,8 млн. сум акча тоттык. Аеруча "Интех" ҖЧҖ җитәкчесе З.Ибраһимовка (инвалидлар өчен 3 махсус эш урыны), шәхси эшмәкәрләр Р.Нуруллин (инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен - 5 һәм 3 махсус эш урыны, күп балалы ата-аналар өчен 1 эш урыны), Р.Шакиров (3 махсус эш урыны һәм коляскалы инвалид өчен 1 эш урыны), Р.Гарипова (инвалидлар өчен 2 эш урыны), Г.Герк (2 эш урыны) һәм башкаларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

    Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен сувенирлар эшләү буенча мастер-класс

    Р. Шакиров куян урчетү белән мәшгуль

    Шәхси эшмәкәр Р. Шакиров физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр турында да кайгырта

    Реклама

    Г. Герк ширкәтендә җитештерелгән милли сувенирлар

    - Барлык төр уку йортларын тәмамлаучылар өчен кризиска каршы стажировка программасы да шулай авыр үтәлдеме?

    - Бу программа миңа бик ошый. Беренчедән, ул уку йортын тәмамлаучыларны тәҗрибә туплау максаты белән вакытлы эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирә. Яшь белгечләрне эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар. Ә без эш белән тәэмин итүчегә кызыксындыргыч шартлар тәкъдим итәбез - стажировка үтүченең айлык минималь хезмәт хакы күләмендә чыгымнарын һәм дәүләт бюджет фондына түләнгән страховой взносларны, шулай ук остазлык өчен чыгымнарны кайтарабыз. Остазга ай саен минималь хезмәт хакының яртысы күләмендә өстәмә түләнә.

    Без уку йортын яңа гына тәмамлаган 60 белгечкә стажировка программасын финанслаштыруны сорадык. Район буенча контроль күрсәткеч республикада иң югарылардан билгеләнде.

    Иң беренче чиратта 89 нчы һөнәри лицей тәмамлаучылар өчен стажировка оештыруны максат итеп куйдык. Әмма алар өчен планлаштырылган 50 урынга 18 белгеч кенә килде, егетләрнең күбесе армиягә алынды.

    Ел ахырына кадәр 77 белгеч стажировка үтә. Уку йортларын яңа гына тәмамлаган эшсезләр теркәлмәде.

    Әлеге программаны тормышка ашыруда мәшгульлек үзәге белән район башкарма комитеты, район үзәк сырхауханәсе, мәгариф идарәсе һәм башкалар актив хезмәттәшлек итте.

    Яшь белгечләр районыбыз үзәк сырхауханәсендә

    Бухгалтерлар стажировка үтә

    Пешекчеләр тәҗрибә туплый

    - Эшсез гражданнарга үз эшләрен оештыруда быел ярдәм күрсәтелдеме?

    - Үзмәшгульлек программасы - ул актив кешеләр өчен үз эшен ачу мөмкинлеге. Быел 105 эшсез кеше үз бизнесын ачты, шуның утыз бише 107 өстәмә эш урыны булдырды. Аларның төп өлеше авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бәйле эш ачты. Үзмәшгульлек программасын тормышка ашыру өчен 12 млн. 296 мең сум акча бирелде. Үз эшен оештыручылар арасында 16 яшьтән 29 яшькә кадәрге кешеләр - 25, инвалидлар - 3, күп балалы гаиләләр - 8, хәрби хезмәттән кайткан 3 кеше бар.

    Эшмәкәрләрне шатландырып, шуны хәбәр итәбез: барлык бюджеттан тыш фондларга страховой взнослар - 30%ка, кече бизнес, җитештерү һәм социаль өлкә өчен 20%ка киметеләчәк. Әмма елына 512 мең сумнан артып киткән хезмәт хакы өчен 10% өстәмә ставка кертеләчәк (елга 45 мең сум). Бизнес өчен бу айга 59,8 мең сум хезмәт хакы булганда хезмәткәрләр өчен түләнә торган взнослар 2011 ел белән чагыштырганда арта дигән сүз.

    А. Хәлимованың шөгыле- «ландшафт дизайны»

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: