Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 16 гыйнварда йөрәге тибүдән туктады

    Аңа быел 84 яшь тулган булыр иде. Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Таһир Шәмсуров әлеге кайгыны шигъри юлларга салган һәм редакциябезгә юллаган.

    Таһир Шәмсуаров

           Татар сандугачына

    (Илһам Шакировка багышлана)

     

    Кышкы буран тынып калды,

    Борчулар йөздә.

    Күз яшен тыю мөмкинме,

    Югалту бездә!

     

    Нинди дарулар табырга

    Сагыш басарга.

    Үлемсез җыр юл алачак

    Килер гасырга.

     

    Әдрән диңгезләргә безне

    Кем алып барыр?

    Йокымсораган милләтне

    Кемнәр уятыр?!

     

    Һәр җырына милләтенең

    Язмышын салды.

    Сәхнәгә чыкса сандугач

    Тукталып калды.

     

    Ул көйләгән милли җырлар

    Биләде шундук.

    Моң бары татарда гына

    Тәрҗемәсе юк.

     

    Бөек Илһамны югалту

    Бәгырьгә үтә.

    Тукай, Илһамлы халыкны

    Мәңгелек көтә!

     

    16.01.2019

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: