Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәсгут чишмәләре яшь гаиләләрне авылга тарта

    Бүгенге көндә Мәсгуттә яшәмәсәм дә, ул минем туган жирем, туган авылым, тормышымның бер өлеше. Анын язмышына беркайчан да битараф булмадым, авылыбызга кайгы килсә көендем, уңышлары булса- сөендем. Илдә барган үзгәрешләр Мәсгут авылын да читләтеп үтмәде, колхоз таралып, бер чорда ул тынып, яшәүдән туктаган кебек булды һәм бу халәте күпмегә кадәр...

    Бүгенге көндә Мәсгуттә яшәмәсәм дә, ул минем туган жирем, туган авылым, тормышымның бер өлеше. Анын язмышына беркайчан да битараф булмадым, авылыбызга кайгы килсә көендем, уңышлары булса- сөендем.


    Илдә барган үзгәрешләр Мәсгут авылын да читләтеп үтмәде, колхоз таралып, бер чорда ул тынып, яшәүдән туктаган кебек булды һәм бу халәте күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез. 2012 елның июнендә җирлек башлыгы вазифасына Ришат Әскәровны тәкъдим иттеләр.


    Югары белемле, энергияле яшь җитәкче авырлыклар алдында югалып калмады, беренче көннән үк халык белән уртак тел табып, бу баткаклыктан чыгу юлларын эзләде, җиң сызганып эшкә тотынды.


    Башта югалып та калгандыр, эш күп, кайсыннан башларга: авыл эчендәге юллар бик җимерелгән, чишмәләрне яңартасы, чүплек таралып ята, әйләндереп, агачлар утыртырга кирәк. Яхшыбай һәм Мәсгут авылы зиратын киңәйтеп, коймалап аласы... Административ бинага ремонт сорала, мәктәп, медпункт, клуб түбәләреннән яңгыр үтә, авылның бер өлешенә су кертелеп бетмәгән...

    Җитеш кенә.
    Бер ел әнә шулай эш-мәшәкатьләр белән үтеп тә киткән. Бүген авыл урамнарыннан үтүе дә күңелле: матур төсләргә буялган челтер чишмәләр, төзекләндерелгән социаль объектлар... Шунсы куанычлы, яшь гаиләләр, авылда ныклап төпләнеп, өченче-дүртенче сабыйларын алып кайталар. Әле август аенда гына Мәсгут авыл жирлеге башкарма комитетында шул сабыйларга исем кушу, туу турында таныклык тапшыру тантанасында катнаштым, хезмәткәрләр аны бик матур итеп оештырган.


    - Ел дәвамында район башлыгы Марсель Шәйдуллинның, аның кул астындагы җитәкчеләрнең, район Советы депутаты Ривал Хисаметдиновның һәр эштә ярдәмен тойдым, - ди яшь житәкче. - Башкарылганнар чик түгел, кышка кадәр яшьләргә спортзалны ремонтлап бетерәсе, агачлар утыртып, «Яшьләр паркы» ясыйсы, бөтен урамнарны да сулы итәсе бар.
    ИншәАллаһ, алары да эшләнер, уңышлы гына башкарып чыгарга насыйп булсын!


    Кәбир Шаһиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: