Мәргәннәр көч сынашты
Техникум базасында территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре арасында мылтыктан атыш буенча ярыш узды.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин чараны ачып, ир-егетләребезне Ватан сакчылары көне белән тәбрикләде. Котлауларга без, хатын-кызлар да, кушылдык.
12 һәм 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең яңа рәисләре Гөлфия Абдуллина, Әнисә Зарипова белән дә танышып үттек.
Атыш нәтиҗәләре буенча ирләр арасында иң төз мәргән Риф Самаров булып чыкты. Икенче урынны – Фаяз Сәлахов, өченче урынны Владимир Кротов яулады.
Хатын-кызлар арасында иң күп очконы Рәмилә Әхмәтова җыйды. Нурия Хаҗипова – икенче, Мөнирә Абдулвәлиева өченче урынга лаек булды.
Бәйрәм төсен алган чарабыз чәй өстәле артында дәвам итте. Техникум коллективы бу юлы да безне бик җылы каршы алды һәм зурлап кунак итте.
Нурия Хаҗипова, 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев