Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрҗани урамында бәйрәм узды

Шәһәребез урамнарында кич утырулар дәвам итә.

Атна башында 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарә оештыруында Мәрҗани урамында да шундый очрашу узды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, районның, шәһәрнең бүгенге көн сулышы белән таныштырды, халык белән эчкерсез әңгәмә корып алды, сорауларга җавап бирде.

–Районыбызга нигез салу, аны үстерүдә зур өлешен керткән мәрҗәнгә тиң ветераннарыбыз яшәгән, 3 муниципаль һәм дәүләт учреждениесе урнашкан шәһәрнең бу өлешендә төзекләндерү, яңарту эшләре ел да дәвам ителә,  – диде ул. – Язын кар эрегән, җәен яңгыр сулары җыелып торган урыннар бар иде, аларны тигезләп, ремонтлап куйдык, юллар төзекләндерелә. Әмма әле урамны тагын да яктырак һәм йөрергә уңайлырак итү буенча эшлисе бар. Әлеге 3 учреждение бинасы да республика программасына кертелде, аларны ремонтлау-яңарту көтелә. Безнең ярдәмгә мохтаҗларга, ялгыз өлкәннәребезгә шулай ук игътибар-ярдәм кирәк.

 Ярдәм дигәннән, биредә халык бер-берсен кайгыртып, ярдәм итешеп яши. Шул ук Роберт Дятловны аласыңмы, Дилбәр Хаҗиеваны... Алар бу очрашуда да биредә яшәүчеләрнең уй-фикерләрен белдереп чыгыш ясады. ТОС җитәкчесе Ольга Хәлиуллина менә шундый активистларның, Резеда Ихсанова, Алсу Вәлиуллина, депутат Азат Вәлиевнең олы таяныч булуын әйтеп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тынгысыз җитәкченең үзенә дә мактау сүзләре, изге теләкләр яңгырады.

 Бәйрәмдә капка төпләрен, ихаталарын шау чәчәккә күмеп тоткан уңган хуҗалар, хуҗабикәләр бүләкләнде.

 “Ләззәт”, “Азнакай гүзәлләре” төркемнәре, үзешчәннәребез чыгышлары, борынгыларның аулак өй уеннары белән барган очрашу кичке эңгергә кадәр дәвам итеп, күрше-күлән аннан күтәренке кәефтә таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев