Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мохтаҗларга – ярдәм, халыкка – бәйрәм (ФОТО)

    ​​​​​​​ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны чираттагы кабул итүен узган чәршәмбедә Актүбә бистәсендә алып барды.

    Бу юлы аның янында ике дистәдән артык актүбәле булды. Мөрәҗәгатьләр нигездә шәхси характерда иде. Күпләре кыйммәтле медицина тикшерүе, операциядән соң тернәкләнү үтүдә, инвалид өчен махсус ятак, кирәк-яраклар алуда ярдәм сорап килгәннәр. Арада авыр матди хәлдә калган күпбалалы яшь гаиләләр дә булды. Инвалид ике бала караган, үзенең дә сәламәтлеге шул чама булган, оныгын мәктәпкә әзерләүдә әз булса да ярдәмгә өметләнеп килгән ханымның депутат белән ихлас әңгәмәдән соң күзләрендә чагылган яшьләре моның шаһиты булган барыбызның да күңелләрен нечкәртте...

    Кабул итүгә килгән һәркем күрсәтелгән ярдәм-кайгыртудан канәгать калып, рәхмәтле булып китте.

    Аннары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, бистә башлыгы Роза Галеева иске Актүбәдә оештырылган урам бәйрәмендә катнаштылар. Биредә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәребез бик матур концерт куйды, балалар өчен күңелле уеннар барды. Спорт бәйгеләренә җитәкчеләр үзләре дә кушылды. Алар белән барган эчкерсез әңгәмәдә һәркем фикерен, күңелендә йөрткән уйларын җиткерә алды. Бистә халкының тормыш-көнкүрешләрен тагын да яхшыртуда, социаль – спорт объектлары төзүдә, булганнарын яңартуда ел саен зур күләмдә матди ярдәм күрсәткән нефтьчеләребезгә рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: