Азнакаево
  • Рус Тат
  • Могҗизалы яңа ел

    Безгә менә шушысы кирәк, шушы чыршыны алып кайтабыз диештек тә чыршыга барып та ябыштык.

    Үзенең кар-бураннарын ияртеп, сагынып көткән кыш та килеп җитте. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән без Яңа елны көтә башлыйбыз. Бәйрәмнең төп бизәге – Яңа ел чыршысы. Без дә классташлар белән чыршы эзләп, урманга киттек. Өйгә дә, мәктәпкә дә алып кайтырбыз дип уйладык.

    Менә без урман аланында. Кышкы урман искиткеч матур! Каеннар, наратлар, ботакларындагы карны күтәрә алмаудан курыккандай, ап-ак карга чумып, уйланып утыралар. Менә күз явын алырдай матур бер сихри аланга килеп чыктык. Яшь, төз бик матур чыршы игтибарыбызны җәлеп итте. Ботакларын тирә-якка җәйгән, үзе ямь-яшел. Безгә менә шушысы кирәк, шушы чыршыны алып кайтабыз диештек тә чыршыга барып та ябыштык. Күтәрелеп карасак, очында бер тиен утыра. Ул безнең уйларыбызны укыган сыман, әле бер ботакка, әле икенчесенә сикерә. Чыршының гомере өчен кайгыра, күрәсең. Без дә аның өзгәләнгәнен сиздек. Әйтерсең лә, ул:

    – Чү, туктагыз, чыршы сезгә бер генә көнгә кирәк бит. Ә табигать аны күпме үстерә”, – диеп ялварган кебек булды.

    Без: “Әйдәгез, бәйрәмне шунда гына үткәрик,” – дип бер-беребезгә карашып алдык та, аны ничегрәк уздыру турында сөйләшергә, киңәшергә тотындык. Урманда тиеннән башка да бик күп җәнлекләр яши. Әйдә, алар да бәйрәм исен сизсеннәр, азмы-күпме күңел ачсыннар дип, аларны да бәйрәмгә чакырдык. Тиен дус, агачтан-агачка сикереп, тиз генә урманда яшәүче җәнлекләрне бәйрәмгә чакырган арада чыршыбызны бизәдек һәм сагынып сөйләрлек булсын дип, кечкенә генә булса да бүләкләр әзерләргә тотындык.

    Башта ашыга-ашыга бүре дус килеп җитте, безне күргәч гаҗәпләнсә дә, соңрак эшнең ничек торуын аңлагач, шатланып риза булды. Аннан соң аланга куяннар, төлкеләр, бурсыклар нәни балаларын ияртеп килделәр. Аю дусны гына уятасы калды. Бу эш тә бик авыр булмады. Ул якында гына йоклап яткан булган икән. Без шаулаша башлауга үзе үк уянды. Йокысыннан уятканга бик ачуланса да, эшнең асылын аңлагач, тиз тынычланды.

    Дәртле көйләр яңгырады, җырлар җырланды, биюләр биелде. Кыш бабай белән Кар кызы да ерак түгел икән. Болан дусның арбасына бүләкләрен төяп алар да килеп җитте. Бәйрәмнең сәбәпчесе - тиен дусның кәефе бик яхшы булды. Ул бәйрәм буена көлде, шаярды һәм чын күңелдән шатланды. Ничек шатланмасын ди инде. Бер чыршы аркасында өен дә, җәй буе җыйган тәмле ризыкларын да саклап калды, яңа дуслар тапты, җитмәсә, рәхәтләнеп күңел ачты.

    Чыршы төбендә узган бәйрәм мәңге онытылмаслык булып күңел түрендә сакланып калды. Бер чыршының гына булса да гомерен саклап калдык, әкият илендә кунакта булдык, күпме дус таптык.

    Алия Салахова

    Фото pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: