Мәнәвезгә Нәүрүз килде
Бүген җиребезгә Нәүрүз иңде.
Мәнәвез авылында да аны олысы-кечесе катнашында зурлап билгеләп үттеләр. Табада коймак чыжылдады, учакта карга боткасы пеште. Җыр, милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды бәйрәм. Әлфинур Харисова, Алина Галиуллинаның кул эшләре күргәзмәсе сокландыргыч иде.
Мәнәвез һәм Әгерҗе авыллары мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары алкышларга күмелде. Баянчы Рәсимә ханымның осталыгын да алкышлар белән бәяләде бәйрәмгә җыелган халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев