Реклама
Мәндәй авылындагы 567 нче сайлау участогында барлыгы 127 сайлаучы.
Сайлау комиссиясе рәисе Гөлгенә Ризатдинова белдерүенчә, иртәнге сәгать унга 118 сайлаучы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биргән.
- Үзгәрешләр тормышыбызны яхшыртуга юнәлдерелгән. Авылларыбызның йөзе матурлана, уңайлыклар арта. Конституция гражданнарның хокукларын тәэмин итә, - ди Земфира Шәфыйгуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз