Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәндәй Сабантуе авылдашларны җыйды

    Мәндәй авылы Сабантуена елдагыча бик күп авылдашлар кайтты.

    Бәйрәм җыр-моңга, милли уеннарга бай булды. Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин һәм Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов алдынгы механизаторларга, терлекчеләргә, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар. Ямьле Мәллә буенда әрәмә аланында туганнар, дуслар, сыйныфташлар очрашып, истәлекләргә уралып, хәл-әхвәл сорашып, бик күңелле узды Сабантуй.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: