Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәктәп – саклау камерасы түгел

    Бүгенге башлангыч мәктәпнең төп бурычы - һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, рухи-әхлакый һәм физик яктан сәламәт, иҗади фикерләүче, төпле база белеме булган шәхес тәрбияләү. 2011 елның 1 сентябреннән районыбыз һәм шәһәребез мәктәпләрендә барлык беренче сыйныфларга кертелгән яңа федераль стандартлар да нәкъ шуны таләп итә. Ни өчен икенче буын стандартлары...

    Бүгенге башлангыч мәктәпнең төп бурычы - һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, рухи-әхлакый һәм физик яктан сәламәт, иҗади фикерләүче, төпле база белеме булган шәхес тәрбияләү. 2011 елның 1 сентябреннән районыбыз һәм шәһәребез мәктәпләрендә барлык беренче сыйныфларга кертелгән яңа федераль стандартлар да нәкъ шуны таләп итә.

    Ни өчен икенче буын стандартлары бүгенге көндә шулкадәр мөһим соң? PISA халыкара тикшерү нәтиҗәләре илебездәге мәгариф системасының авырткан нокталарын һәм белем бирүнең хезмәт базарына туры килмәвен ачыклады. Азнакай 5 нче урта мәктәбе узган ел ук яңа стандартлар буенча укытуга күчте. Бу безгә заманча белем бирүнең уңай якларын да, проблемаларын да ачыкларга ярдәм итте.

    Икенче буын стандартларның төп аермасы белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тотуда. Ул үсеп килүче буынга тормышта киң сайлап алу мөмкинлеге бирә һәм һәр укучы өчен белем, күнекмәләрнең "мәҗбүри минимумы"на түгел, "мәҗбүри базасы"на әверелә.

    Гомуми база белеме белән рәттән беренче планга укучының үз-үзен үстерүгә, яңалыкка омтылышын, шәхси сыйфатларын һәм тормышка карашын тәрбияләү бурычы куела.

    Реклама

    Федераль стандартлар төрле фәннәр буенча белем алуга гына түгел, ә кече яшьтәге мәктәп укучыларын психофизиологик үзенчәлекләренә карап үстерүгә дә юнәлдерелгән.

    Лаеклы шәхес тәрбияләүдә укудан тыш вакытка да зур роль бирелгән. 5 нче мәктәптә укучылар белән көннең икенче яртысында экскурсияләр, уеннар, этик әңгәмәләр, түгәрәкләр, олимпиадалар, ярышлар, иҗтимагый файдалы практикалар һ. б. үткәрелә. Болар укучыга мәктәпкә яраклашырга, карарлар кабул иткәндә инициатива күрсәтергә, проект режимында эшләргә өйрәнергә һәм башка күп нәрсәләргә ярдәм итә.

    Үзгәрешләр 1-2 нче сыйныфларның уку китапларына да кагыла. Алар барысы да федераль стандартлар таләбе буенча эшләнгән һәм мәктәп китапханәсеннән бушлай бирелде.

    Яңача белем бирүгә күчкәч, укытучылар квалификация күтәрү курсларын узды, мәктәп белән ата-аналар арасында килешүләр төзелде. Беренче тапкыр мәгариф учреждениесе белән ата-ана арасында бала өчен җаваплылыкка ачыклык кертелде. Баланың мәгариф программасын уңышлы үзләштерүе өчен гаилә мәктәп белән бергә тулы күләмдә җавап бирә. Мәктәп ата-аналар өчен баланы саклау камерасы булырга тиеш түгел. Педагог белән бергә ата-аналар да баланың үсеше, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен шартлар булдырырга бурычлы.

    Яңа стандартлар буенча икенче елларын белем бирүче укытучылар Наилә Хөсәенова һәм Людмила Чернова ата-аналар арасында анкета үткәрделәр. Сораштырылганнарның 92 проценты заманча мәктәпкә уңай карашын белдерде, 8 процент совет мәктәбе ныклырак белем бирә дип исәпли, әмма бер генә ата-ана да аны кире кайтару ягында түгел. Ата-аналар дәрестән тыш чаралар кирәк һәм алар балаларның киңкырлы үсешенә зур ярдәм итә дип килеште.

    Гүзәл Муллагалиева, директор урынбасары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: