Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мизгелгә тиң гомер

    Мәрьям апалар йортын, фатирын эзләп тапканда кышкы көн төшлеккә авыша башлаган иде инде. Восстание урамындагы фатирларыннан Сабан урамына, яңаракка күченгәннәр икән. -Яшел Үзәндә улыбыз Мансур Серго заводында эшләп алып, Мәхмүт белән яшәгән фатирыбызны да, мондагысын да сатып күчендек. Шөкер, уңай булды, балалар да, оныклар да шат, - ди Мәрьям апа...

    Мәрьям апалар йортын, фатирын эзләп тапканда кышкы көн төшлеккә авыша башлаган иде инде. Восстание урамындагы фатирларыннан Сабан урамына, яңаракка күченгәннәр икән.
    -Яшел Үзәндә улыбыз Мансур Серго заводында эшләп алып, Мәхмүт белән яшәгән фатирыбызны да, мондагысын да сатып күчендек. Шөкер, уңай булды, балалар да, оныклар да шат, - ди Мәрьям апа фатир белән таныштырып. Мәхмүт агага бүләк ителгән картиналар, аның китаплары, шәхси архивы - әйтерсең лә һәркайсы олпат язучының рухын алып килгән бу өйгә.
    Күптән күрешкән юк иде үзе белән, ул һаман да картаймаган кебек, ягымлы, мөлаем. Ирексездән уйлап куясың, чакма ташыдай кызу Мәхмүт ага белән әле дә нәфис гөлчәчәктәй Мәрьям ханым ничекләр 30 ел бергә матур итеп гомер кичерделәр икән?! Шушындый язучының хатыны булу бер дә җиңел булмагандыр. Шулай итеп без үткәннәргә юл алдык.

    Танышу
    Элек читкә китеп эшләү бар иде бит. Мин дә Ташкенттагы туганнарым янына киттем, урнаштым. Бер елдан ялга кайттым. Туган авылым Әлкәйдән бер көнне район үзәгенә - Азнакайга, апам Хәдичә янына бардым. Шунда без Ленин исемендәге мәдәният йортына (аннан Пионерлар йорты булды ул) кинога бардык. Нинди кино икәнен дә хәтерләмим хәзер. Тик без кереп барганда каршыбызга өч егет чыкты. "Киногамы, кызлар? Без карадык инде, яхшы кино", - диләр. Чыкканда да, карасак, болар басып тора. Шуннан миннән бөдрә чәчлесе сораштыра башлады, имештер, моңарчы күренгәнем булмаган, авылны да белде. "Минем иртәгә ул якка барасы бар, кереп чыгам әле", - ди. Соң, уйламадым да. Чәй эчеп утырабыз икенче көнне, капкадан берәү кереп килә бит! Әти каршы чыкты, сөйләшәләр икән. "Минем кебек кешегә кызыңны бирер идеңме, Сәеткол абый?" - дип әйтә ди. Әти инде үзе хәл итсен дигән. Янәдән аэропортта озатып калды да, озакламый Ташкенттан алып кайтып та китте. Ул чакта миңа 21 яшь иде, ә ул миннән 11 яшькә өлкәнрәк. Яшәп киттек шулай. 1961 елда Әминәбез, 1965 тә Мансурыбыз туды. Яшел Үзәнгә күченгәндә кызыбыз университетта укый иде инде.

    Азнакай чоры
    Азнакайда Мәхмүт башта Мәдәният йортында режиссер һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Менә бу "Язгы аҗаган" романының Мәскәүдә рус телендә басылганында ("Весенняя зарница", Ванцетти Чукреев тәрҗемәсе) бай тарихлы фоторәсемнәр күп. Анда Азнакай театры артистлары белән сәхнәләштергән "Гөлҗамал", әлмәтлеләр куйган "Нурихан" пьесаларыннан да күренешләр бар. Аннан районның "Маяк" газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп чакырдылар үзен. Редакция башта баракта иде бит, аннан Островский урамындагы ике катлы бинага күченде. Бик яратып эшләде, коллектив та бик тату, күңелле иде...
    Әйе, бу чор хакында мин дә шактый хәбәрдар. 1986 елны КДУның журналистика бүлеген тәмамлап, әлеге районга эшкә билгеләнгәч, берничә ел элек гаиләсе белән Азнакайдан Яшел Үзәнгә күченеп киткән Мәхмүт ага турында, аеруча кызык хәлләрне күп ишетергә туры килә иде. Бик еш булмаса да ул үзе дә килеп чыга иде Азнакайга һәм вокзалдан туп-туры редакциягә! Без аның күгәрченнекедәй гөрләп торган көчле тавышын беренче катта урнашкан типографиягә аяк басу белән ишетә идек. Элегрәк типография белән редакция озак еллар бер оешма була, төп максат - халыкка сыйфатлы, эчтәлекле газета эшләү. Бер гаиләдәй әлеге коллективның җаныдай була Мәхмүт абый. Шуңа да тәрәзәдән күренү белән типография кызлары - Җәүһәрия, Нәсимә апалар, Илгизә, Сиринәләр шундук сырып ала, Мәхмүт абыйның исә алар белән шаярып-көлеп сөйләшкәне безнең катка да менеп җитә. Мөхәрриребез Ясир Фәрваз улы тизрәк чәй куярга әмер бирә, кемдер өстәл әзерли, кайсыбыз чынаяк тәлинкәсе эзләп китә. Чөнки беләбез, Мәхмүт абый чәйне озаклап-тәмләп эчә иде. Аннан китә сөйләшү-гөрләшү... Гомер буе машинистка булып, үз вазифасына бернинди хилафлык китермәгән Зәйтүнә апаның сөйләгәне истә:
    - Мәхмүтнең "портянкалары" (типографиядән буе белән алып менгән кәгазьгә яза ) өстәлдән идәнгә кадәр сузылыплар төшә - эш беткәндә генә кертеп атыр иде, аның язмаларын җыя-җыя кичләр җиткәнен дә сизмисең. Язып та куя иде!
    Газетага материаллар белән беррәттән әдәби әсәрләрне дә тудырып кына тора ул елларда язучы. Аеруча аның нефтьчеләргә багышланган очеркларын, повесть, романнарын укучылар көтеп ала. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган "Язгы аҗаган" романы басылып чыккач Мәхмүт ага Татарстан Язучылар берлегеннән каләмдәшләре белән Мәдәният һәм техника сараенда оештырылган әдәби кичәдә булды. Җор күңелле, бар булмышыннан уңай энергия бөркелеп торган язучының һәр сүзен йотып барды әдәбият-сәнгать сөюче азнакайлылар.
    - Язын да аҗаган уйныймыни? Арыш өлгергәндә генә була түгелме соң ул? - дип, җанлы бәхәс куерганы истә. Аннан соң тәэсирләрен уртаклашып, редакция почтасына әллә күпме хат килде. Тагын шуны уйлап куйдым, 8 романын ("Саф җилләр", "Юллар, юллар", "Саумы, кояш?", "Шөгеровлар", "Язгы аҗаган" һ,б.), унлап повестен, ничәмә-ничә пьесаларын, хикәяләрен - һәммәсен шәхси сәркатибедәй булган сөекле җәмәгате Мәрьям апа эштән соң машинкада җыеп (төнге йокылар бәрабәренә), ул язмаларны күңеле, аннан куллары аша ничәшәр кат үткәндер дә күпме йөрәк җылысы, күз нурлары сеңеп калгандыр аларга...

    Кеше китә...
    Мәхмүт ага соңгы көннәренә кадәр Яшел Үзәндә яши дисәк тә дөреслеккә хилафлык булмас. Тумышы белән ул хәзерге Теләче районының Кибәхуҗа авылыннан. Инде аш бүлмәсендә хуҗабикәнең ризыклар өстенә япкан кыз чакта чигелгән, әле дә төсләре җуелмаган ашъяулыгына сокланып, азнакайларча сөтле чәй уртлап, түгәрәк өстәл артында тын гына сөйләшеп утырабыз.
    1990 елны кинәт үлем аны 62 яшендә алып китте... Бу вакытта алар Кырымда, язучыларның Күктүбә (Коктебель) шәһәрендәге ял йортында булалар. 22 ел вакыт үтсә дә, Мәрьям апа бу көннәрне искә алганда әле дә дулкынлана.

    Сагынырга сүзе кала...
    Азнакай музеенда Мәхмүт Хәсәновка багышланган почмакта редакциядә ул утырып эшләгән кәнәфи дә саклана. Шулай ук редакция урнашкан урам аның исемен йөртә. Каләм осталары өчен хакимият тарафыннан М.Хәсәнов премиясе тапшырылып килә.
    Язучының әсәрләренә мөкиббән укучылар аз түгел. Инде китапханәләрдәге китапларының, бигрәк тә балалар өчен язылган могҗизалы хикәяләрнең укый-укый күптән таушалып беткәнен ишетеп-белеп торабыз. Яңартасы иде олуг шәхесебезнең әдәби мирасын.
    Надия ШӘЙХЕТДИНОВА. Казан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: