Азнакаево
  • Рус Тат
  • Милли горурлык нидән башлана?

    Татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучы азнакайлылар өчен 2011 ел гаҗәеп бай эчтәлекле булды һәм, башкалардан ерак яшәсәк тә, мәдәният тормышына "чуму" мөмкинлеге бирде. Инде 6 ел дәвамында Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале үткәрелүне, бүләкләнүчеләр арасында татар фильмнары да булуны ишетеп - белеп тордык, әмма күрү мөмкинлеге булмады - телевизордан...

    Татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучы азнакайлылар өчен 2011 ел гаҗәеп бай эчтәлекле булды һәм, башкалардан ерак яшәсәк тә, мәдәният тормышына "чуму" мөмкинлеге бирде.

    Инде 6 ел дәвамында Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале үткәрелүне, бүләкләнүчеләр арасында татар фильмнары да булуны ишетеп - белеп тордык, әмма күрү мөмкинлеге булмады - телевизордан күрсәтмәделәр. "Үзебездә төшергән фильмнарны ник пропагандаламыйлар микән?!" - дип Мәдәният министрлыгына шелтәле үпкә дә зур иде. Шуңа күрә Азнакайда татар киносы атналыгы оештырылу көтеп алынган вакыйга булды. Атна буе рәхәтләнеп Мәдәният йортына кино карарга йөрдек. "Бибинур", "Күктау", "Өч аяклы ат", "Бөркетләр", "Бабай", "Дилемма"ны карадык, "Бибинур" фильмында уйнаган актрисалар белән очраштык.

    Күпмедер вакыттан соң тагын бер куанычлы хәл - театр атналыгы күңелләргә нур иңдерде. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән кама, Лениногорск театр коллективларының спектакльләренә йөрдек. "Ошадымы? Иртәгә дә киләсеңме?" - дигән сорау тамашачылар арасында бик популяр булгандыр бу атнада. Үзебезнең Азнакай артистларына беркемне дә битараф калдырмый торган пьеса сайлаулары (Туфан Миңнуллинның "дивана" драмасы) һәм искиткеч уйнаулары өчен "Афәрин!", - диясе килә.

    Бөтен төрки дөньясында Габдулла Тукай елы буларак билгеләп үтелгән 2011 ел районның әдәби тормышына аерым бер күтәрелеш бирде. 4 якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев, Марсель Гарипов, Нур Әхмәдиев үзләренең 65 яшьлек юбилейларын үткәрделәр. Аларның иҗат кичәләре, гыйнварда старт алып, ноябрьдә генә төгәлләнде. Һәр очрашу җылылыгы, юморы, кабатланмас бизәге белән истә калды.

    Уйлап карагыз әле, безнең район күпме әдип үстергән, күпме баласына илһам канатлары куйган! Шул нисбәттән бер тәкъдимем бар. Мәктәпләрдә, район күләмендә якташларның иҗатына нигезләнеп сәнгатьле уку буенча конкурслар үткәрәсе иде. Бу бит берничә көймәнең койрыгын тоту дигән сүз: бала үзенең райондашлары турында күбрәк белә, кайсы шигырьне ятлыйм микән дип сайлаганда иҗатлары белән таныша, татарча сәнгатьле укырга, сөйләргә өйрәнә. Үз районың белән горурлану тойгысы, милли горурлык хисе шуннан башлана да инде.

    Нәсимә Камалиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: