Азнакаево
  • Рус Тат
  • Михнәтләргә түзгән буын

    Пөхтәлек, чисталык бөркелеп торган өйнең бусагасын атлап керүгә мине мөлаем елмаеп Асия әби каршы алды. Күптән көткән кунагы килгәндәй, чәен куеп жибәрде. Өй эчендәге татарлыгын югалтмаган милли мохит күңелгә бер рәхәтлек биреп тора: тәрәзәдә җыелмалы ак пәрдәләр, өстәлдә бизәкле эскәтер, чигүле ашъяулык, тәрәзә төбендә яран гөлләр кып-кызыл чәчәктә. Хәл-әхвәл сорашып...

    Пөхтәлек, чисталык бөркелеп торган өйнең бусагасын атлап керүгә мине мөлаем елмаеп Асия әби каршы алды. Күптән көткән кунагы килгәндәй, чәен куеп жибәрде. Өй эчендәге татарлыгын югалтмаган милли мохит күңелгә бер рәхәтлек биреп тора: тәрәзәдә җыелмалы ак пәрдәләр, өстәлдә бизәкле эскәтер, чигүле ашъяулык, тәрәзә төбендә яран гөлләр кып-кызыл чәчәктә.

    Хәл-әхвәл сорашып алгач, әңгәмәбез Асия әбинең уйларын ерак үткәннәргә алып китте. 90 яшен ваклап килүенә карамастан, үзенең авыр яшьлек елларын бүгенгедәй хәтерли ул.

    - 1941 ел. Ир-егетләрне сугышка озаттык. Кыр эшләре бала-чага, хатын-кыз җилкәсенә калды. Авылдан " Хәлим ташлыгы" басуына атка атланып барам, сабан шунда кала иде. Ике ат җигеп җир сөрдем, сабан 5 төрәнле,үсмер егетләр белән бертигез эшләдем, 1925 елгы егетләр армиягә китмәгән чор иде әле, - дип ерак үткәннәрен барлады Асия әби. - Әтиебез Миңнесәгыйрь Харрасовны 1942 елда сугышка алдылар. Әтине озатырга мин дә бардым, "кияргә пәлтәм юк", дип елаганым әле дә хәтеремдә. "Кайткач алырмын, кызым", дип юата әти. Без әтидән 5 кыз калдык. Фәүзия апам бригадир булып эшләде. Әниебез Хөсникамал тракторчыларга аш пешерә иде. Әти киткәч әни игезәк балалар тапты. Әмма аларга тәрбия җитмәде, сабыйлар озак яши алмадылар. Ачлык, ялангачлыкка түзәр чама юк. Таңнан тору белән шомыртлыкка үләнгә йөгерәбез, өзелеп ашыйсы килә. Казан астына ут ягып, балтырган салып аш пешерәбез, шулпага 1 стакан он да юк. Сөт, йомырканы фронтка җыялар, үзебезгә калмый да, планны үтәргә кирәк. Әле дә исемдә, җор телле берәү: "Бер тавыкка сиксән күкәй, асылынып үләм түтәй!" - дип җыр чыгарган иде. Әйе, план үтәүләре бик авыр иде шул.

    -Әти китеп беркадәр вакыт үтүгә, 1925 елгы егетләрне дә сугышка озата башладык. Алар артыннан авылдаш кызлар белән миңа да Казанның 40нчы заводына эшкә юллама бирделәр. Алты кыз киттек. Заводка керү пропуск белән. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр кечкенә капчыкларга үлчәп дары тутырабыз. Карточкага 800 грамм ипи бирәләр. Ул төшке ашка кадәр бетә, кичке якта ашыйсы килүдән эч "улый". Өзелеп туган авылымны сагынам. Өйдән читтә борчуларны бүлешергә, сыенырга әни дә, туганнар да юк шул.

    Асия әби, үз-үзеннән оялгандай, битен жыерчыклы куллары белән каплап, үксеп алды. Беразга авыр тынлык урнашты. Ул авыр чакларны еламыйча гына сөйләп буламы соң?! Ул бит аның йөрәгенә гомерлек яра булып уелган. Шактый вакыт тын утырдык. Бераз тынычлана төшкәч, Асия әби үзенең Уралда электростанция төзүдә катнашуын, Урал елгасының бозын ватып, кул арбасы белән вакташ ташуда эшләвен сөйләде.

    -Адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә, дип юкка әйтмәгәннәрдер, нинди авырлыклар күреп, әле дә исән-сау булуыма үзем дә шаккатам балалар, - ди Асия әби. - Лабогрейкадан ашлыкны төшереп тору, ат белән көлтә ташу, молотилкага сәнәк белән көлтә ыргытып тору дисеңме - бер эш тә калмады бездән.

    1948 нче елны сугыштан кайткан Габделхак Нысыйровка кияүгә чыга ул. Габделхак абый Украинада барган каты сугышларда катнашып, кече сержант исеме алган егет. 1942 нче елны әсирлеккә эләгеп, бик күп газаплар, кимсетүләр дә кичерергә туры килә аңа. Балачактан дөньяның ачысын-төчесен татыган," нужа чигеп" үскән егет авырлыкларга бирешми, киләчәккә булган якты уйлар, тормышка ашырасы хыяллар ихтыяр көче биргән, күрәсең. Тоткынлыктан бары тик Венгрия территориясенә союздаш гаскәрләрнең аерым корпуслары кергәч кенә котылу насыйп була аңа. Ә сугыштан соң тагын тикшерүләр, кыерсытулар... Барсына да түзә, баш ими Габделхак Насыйров. 1946нчы елны демобилизацияләнеп, туган авылы Уразайга кайта. Энгельс исемендәге колхозда эшли башлый.

    Алар гаиләсендә өч малай, ике кыз үсә. Бер-берсенә терәк, балаларына таяныч булып 57 ел бергә гомер кичерәләр. Балалары да әти- әниләре кебек тырыш, намуслы, гадел, олы җанлы кешеләр. Габделхак абыйның бакый дөньяга күчкәненә тугыз ел инде, ә Асия әби балалары тәрбиясендә яши. Өендәге яктылык, тәрәзәдән түгел, аның үзеннән бөркелә, ахыры. Гүя дөньяның бөтен җылысын, сабырлыгын җыйган...

    Рима Галәвова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: