Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җәмгыятькә хезмәттә

    Хәзер генә ул бер ел хәрби хезмәт күпләргә кеше ышанмаслык озак, юкка сарыф ителгән вакыт сыман тоела. 1927 елда туган егетләрне армиягә 17 яшь тулгач та алып, 7 ел хезмәт иттерделәр. Фәрәгать Гайнаншин да шулай китте хәрбиләр сафына. Кара диңгез флотында, ә сугыштан соңгы елларда Балтикта хезмәт итте. Хәрби частең,...

    Хәзер генә ул бер ел хәрби хезмәт күпләргә кеше ышанмаслык озак, юкка сарыф ителгән вакыт сыман тоела. 1927 елда туган егетләрне армиягә 17 яшь тулгач та алып, 7 ел хезмәт иттерделәр.

    Фәрәгать Гайнаншин да шулай китте хәрбиләр сафына. Кара диңгез флотында, ә сугыштан соңгы елларда Балтикта хезмәт итте. Хәрби частең, корабль экипажың синең өчен икенче гаиләгә әверелә ул. 2нче ранг капитан Барбитов демобилизацияләнгән матрос һәм старшиналарны аталарча күңеле йомшап, рәхмәт әйтеп, яхшы теләкләр белән озатты. (7 ел хезмәт итте, дип язгач, уйлап куйдым. Чын гражданның илгә хезмәте сроклы түгел, гомер буе дәвам итә).

    Зиһенле, бик тере һәм хезмәт сөючән диңгезчегә район үзәге Тымытыкта тиз күз салдылар, райпотребсоюз системасында эш тәкъдим иттеләр. Берничә ел Тымытык авыл Советы рәисе булып эшләргә дә өлгерде. Кагыйдә буларак, аны авыррак участокка "ташларга" тырыштылар, башкара белә иде эшне.

    Гомер юлдашы Җәмилә апа белән биш бала үстерделәр. Кияү-киленнәр, онык-оныкчыклар белән 42 кешегә җыела гаилә. Ел башында Гайнаншиннар әти-әниләренең бергә яшәүләренә 60 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, шәһәр һәм район хакимиятеннән җылы тәбрикләүләр булды. Ә иң зур бүләк - балалар ягыннан мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар ул.

    "Көн кадагына сугу" дигән төшенчә бар, һәр туган таң кичекмәстән кайгыртыласы бурыч тудыра. Әмма без, картларның, гомере кыскара бара, вакыты күбәя: төн уртасында уянып бөтереләсең-бөтереләсең дә, тормыш юлы сериалыңны тагын бер кат әйләндерә башлыйсың. Андый чакта хәтере Фәрәгать аганы 70 ел артка, 1941 елның 22 июненә алып кайта. Аннан алдагы көнне Урсай җидееллык мәктәп директоры, яраткан укытучылары Әмир Вилданов чыгарылыш классында әйтеп куйды: мәктәпне тәмамлау турында таныклыкларны әти-әниләрегез, авыл халкы алдында тапшырабыз. Әмма директор өлгерә алмады. Башланып кына киткән Сабантуй тантанасын янгын сүндерүче Харис абзый бүлдерде - кулына кара тасма тотып, кайгылы хәбәр салырга чаптырып килеп керде мәйданга: фашист Германиясе илгә һөҗүм итте.

    "Кояш якты булса да, аның нурлары фашистларга нәфрәт уты кебек иде", - ди Фәрәгать ага.

    Директор 14 яшьлек үсмерләрне сугышка китәчәк әтиләрен, абыйларын алмаштырырга өндәде. Шул ук көнне, төштән соң сәгать дүрттә, ул һәм тагын 34 авылдаш 23 июнь иртәсендә фронтка китәргә повестка алды. Күпләре сугыш кырларында ятып калды. 1944 елның 4 апрелендә тупчы капитан Әмир Вилданов та һәлак булды. Ул Белоруссиянең Витебск өлкәсендә җирләнгән.

    "Ватан өчен, изге җирең өчен һәлак булганнарның истәлеге һәрвакыт йөрәкләрдә, алар гомергә дә онытылмас", - ди Фәрәгать Гайнаншин.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: