Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җәмәгать килешүе

    2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 2622 гражданлык эше каралды, 37 эш җәмәгать килешүе төзелү белән бәйле рәвештә, туктатылды. 2011 елның 11 аенда 1996 гражданлык эше каралып, 26 эш җәмәгать килешү төзелеп, туктатылды. Нәрсә соң ул җәмәгать килешүе, ул ни өчен кирәк, аның эчтәлеге ничек булырга тиеш һәм нинди тәртиптә...

    2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 2622 гражданлык эше каралды, 37 эш җәмәгать килешүе төзелү белән бәйле рәвештә, туктатылды. 2011 елның 11 аенда 1996 гражданлык эше каралып, 26 эш җәмәгать килешү төзелеп, туктатылды.

    Нәрсә соң ул җәмәгать килешүе, ул ни өчен кирәк, аның эчтәлеге ничек булырга тиеш һәм нинди тәртиптә төзелә?

    Процесста катнашучы яклар (җавап тотучы, дәгъва кылучы) җәмәгать килешүен теләсә кайчан, әмма суд карар чыгарганга кадәр төзергә тиешләр. Монда шуны искә алырга кирәк, РФ Гражданлык процессуаль кодексының 39 маддәсе нигезендә әгәр ул законга каршы булса яки башка затларның законлы мәнфәгатьләре һәм хокуклары бозылса, суд җәмәгать килешүен расламый.

    Реклама

    Әгәр эштә прокурор катнашса, аннан да шулай ук килешү мөмкинлеге турында уңай фикер алу кирәк. Соңгысының шартлары яклар арасында тикшерелә һәм килешенә, шуннан соң гына язмача теркәлә. Аннары суд киңәшмәгә китә, аның нәтиҗәләре буенча җәмәгать килешүен раслау яки аны кире кагу турында билгеләмә чыгарыла.

    Билгеләмә чыгарылганнан соң ун көн эчендә ул процесста катнашучының теләсә кайсы тарафыннан кассация инстанциясе судына киредән бирелә ала. Законлы көченә кергән билгеләмә суд карары көченә ия һәм аның шартлары әлеге суд тикшерүендә катнашкан һәркем өчен мәҗбүри булып тора.

    Яклар тарафыннан җәмәгать килешүе төзелеп, суд процессы туктатылганнан соң, җавап тотучы да, дәгъва белдерүче дә бер-берләренә шул ук бәхәс нигезендә судка яңадан мөрәҗәгать итә алмый. Җәмәгать килешүе төзү бары тик бәхәсләрне хәл итүгә генә юнәлгән булырга тиеш. Аны хокуктан явызларча файдалану инструменты сыйфатында кулланмаслык итү өчен, раслауга кертелүгә үк суд гариза бирүченең субъектив хокукын, ә җавап тотучының бурычларын, шулай ук бу бурычны үтәмәү нәтиҗәсендә гариза бирүченең хокуклары бозылуга китергән фактны билгеләргә тиеш.

    Җәмәгать килешүе шартлары аны үтәү өчен реаль мөмкинлекләр булырлык итеп бәян ителергә тиеш. Суд процессында җәмәгать килешүен раслау каршы яклар өчен үзара отышлы шартлар нигезендә конфликтлы хәлне тиз хәл итү мөмкинлеге бирә.

    Җәмәгать килешүе ирекле үтәлмәгәндә, ул суд биргән башкару кәгазе нигезендә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Суд башкару кәгазен җәмәгать килешүе төзегән затның икенче якның аны тиешле тәртиптә һәм срокта үтәмәве хакында белдергән очракта бирә. 2011 елда Азнакай шәһәр судына шундый кәгазь бирү турында 3 гражданлык эше буенча гариза керде.

    Чулпан Мортазина, судья ярдәмчесе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: