Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф системасында эшләүче гаилә парлары рестораныда романтик кичке ашка сертификат белән бүләкләнде

Халыкара Укытучылар көнен мәгариф учреждениеләрендә 5 октябрьдә билгеләп үттеләр. 9 октябрьдә исә шәһәребез Балалар иҗаты йортында һөнәри эшчәнлекләрендә югары уңышларга ирешкән районның иң яхшы педагогларына хөрмәт күрсәтелде. - Һәрберебезнең бала һәм үсмер чагы мәктәп, укытучылар белән бәйле. Алган белемебез һәм тәрбиябез, ирешкән уңышларыбыз белән без, хөрмәтле укытучылар, сезгә бурычлы, -...

Халыкара Укытучылар көнен мәгариф учреждениеләрендә 5 октябрьдә билгеләп үттеләр. 9 октябрьдә исә шәһәребез Балалар иҗаты йортында һөнәри эшчәнлекләрендә югары уңышларга ирешкән районның иң яхшы педагогларына хөрмәт күрсәтелде.

- Һәрберебезнең бала һәм үсмер чагы мәктәп, укытучылар белән бәйле. Алган белемебез һәм тәрбиябез, ирешкән уңышларыбыз белән без, хөрмәтле укытучылар, сезгә бурычлы, - дип башлады үзенең котлау сүзен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул педагогларның җәмгыятьтә тоткан роленә югары бәя биреп, аларга җаваплы һәм игелекле хезмәтләре, һөнәрләренә тугры калулары өчен тирән рәхмәтен белдерде, район өчен мәгарифнең өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте, бер төркем педагогларга Мактау грамоталары, Урманай мәктәбенә автобус ачкычы тапшырды. Мәгариф системасында эшләүче гаилә парлары: Вера һәм Анатолий Байковлар, Гөлфия һәм Хәмит Хәйретдиновлар, Илмира һәм Илһам Сәлифовлар «Азнакай» ресторанына романтик кичке ашка сертификат белән бүләкләнде.

- Безнең өчен көтелмәгән бүләк булды. Көне-төне эштә, гаилә мәшәкатьләре белән үзеңә бәйрәм ясарга вакыт та калмый. Рәхмәттән башка сүз юк! - ди Россия чемпионы, ТР мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының бронза призеры, 7 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Илһам Сәлифов.

Бу көнне 8 нче мәктәп директоры Азат Хәмидуллинга «ТР мәгарифендә ирешкән казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Актүбә 1 нче урта мәктәбе укытучысы Владимир Соколовка РФ Оборона министрлыгының Мактау грамотасы, «Иң яхшы коллектив килешү» республика конкурсында 3 нче урынны яулаган Азнакай Балалар иҗаты үзәге һәм шул ук конкурста «Яшьләрнең социаль-хезмәт хокукларын нәтиҗәле яклау өчен» номинациясе буенча җиңгән 5 нче урта мәктәп коллективларына Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Дипломы тапшырылды.

5 укытучыны исә чит илгә сәяхәт көтә. Быел район хакимияте әнә шундый зур бүләк ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары, озак еллар мәгариф идарәсенең башында торган Дамир Гыйләҗев, бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләрен җитәкләүче Эльвира Зарипова котлауларында да педагогларга иң җылы сүзләр һәм кайнар теләкләр яңгырады.

Зал гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветераннарны, РФ һәм ТР Президентлары грантларын откан укытучыларны аягүрә басып алкышлады.

Бәйрәм чәчәкләргә, җыр-биюгә бай булды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф системасында эшләүче гаилә парлары рестораныда романтик кичке ашка сертификат белән бүләклән...