Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Мебельон” кибетенең яңа залын Марсель Шәйдуллин үзе ачты

    Азнакайның Алиш урамындагы "Камилла" сәүдә йортының икенче катында "Мебельон" кибетенең яңа залы эшли башлады. ...Чараны оештыручылар халык игътибарын җәлеп итүнең отышлы юлын - үзләренең 900гә якын даими сатып алучысы арасында шактый гына саллы күләмдә акчалата бүләкләр уйнату ысулын сайлаганнар. Шуңамы, сәүдә йорты бинасы каршына җыелган халыкның иге-чиге юк иде. Тантананы...

    Азнакайның Алиш урамындагы "Камилла" сәүдә йортының икенче катында "Мебельон" кибетенең яңа залы эшли башлады.


    ...Чараны оештыручылар халык игътибарын җәлеп итүнең отышлы юлын - үзләренең 900гә якын даими сатып алучысы арасында шактый гына саллы күләмдә акчалата бүләкләр уйнату ысулын сайлаганнар. Шуңамы, сәүдә йорты бинасы каршына җыелган халыкның иге-чиге юк иде.


    Тантананы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул кибет хуҗасы Олеся Әскәровага шәһәр һәм район халкына сәүдә хезмәте күрсәтүдә алга таба да уңышлар, сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек товарлар, мәктәп, балалар бакчаларын ярашлы мебельләр белән тәэмин итүен теләде.

    Ул шулай ук әлеге квартал биләмәсенең алдагы елда тулысынча төзекләндереләчәген дә белдерде, яңа кибеткә истәлек бүләге тапшырды.


    Яңа залда йокы гарнитурлары, караватлар, йомшак мебель, стенка, купе, почмак шкафлары, комод, кухня гарнитурлары һ.б. урын алган. Өстәвенә, шәхси заказлар кабул итәләр. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел.


    "Мебельон" кибете Татарстан һәм Россиянең иллегә якын мебель җитештерү фабрикасы һәм фирмасы белән үзара эшлекле элемтәдә тора.


    Кибет хуҗабикәсе Олеся Александровнага килгәндә, эшмәкәрлек белән ул әле өченче елын гына шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, яшь эшмәкәрләрнең узган елгы республика конкурсында катнашырга өлгергән.

    Сәләтле балаларның районда уздырыла торган "Чулпан" конкурсында катнашучыларга ике ел рәттән - матди, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иганәчелек ярдәме күрсәтә.


    Ире Руслан Әскәров - аның тормыш терәге һәм эшендә беренче ярдәмчесе. Мебельләрне үзе алып кайта, аларны сатып алучыларның өйләренә илтә һәм үзе үк җыеп та бирә. Тату, тырыш гаиләдә ике бала - 6 яшьлек Камилла һәм 2 яшьлек Салават үсә.


    Кыскасы, зәвыгыгызга туры килерлек мебель алырга теләсәгез, "Мебельон"га гына килегез. Биредә сезне ачык йөз белән каршыларлар, заман таләпләре югарылыгында сәүдә хезмәте күрсәтерләр!


    Наил Маликов


    Реклама хокукында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: