Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәсгут авылында экологик семинар үтте

    Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Экологик культураны формалаштыру һәм үстерүне максат итеп куйган елда безнең районда бик күп чаралар үткәрелде. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән эшләрне башкару өчен җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум акча...

    Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Экологик культураны формалаштыру һәм үстерүне максат итеп куйган елда безнең районда бик күп чаралар үткәрелде. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән эшләрне башкару өчен җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум акча каралган иде.


    Елга нәтиҗә ясау максатыннан, Мәсгут авылы җирлегендә экологик семинар үтте. Биредә бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары үрнәк алырдай шактый эш башкарылган.
    Семинарда катнашучылар иң элек авыл җирлекләренең авырткан җире - каты көнкүреш калдыклары полигонына юл алдылар. Монда кайчандыр тузып-таралып яткан чүплекнең бүген инде эзе дә калмаган. Аның урынын рекультивацияләгәннәр һәм печән чәчеп, мул уңыш алганнар. Полигон территориясе сетка белән уратып алынган, чүп түгү өчен тирән чокыр да казылган.


    - 2010 елда 2 гектар җирне теркәп, полигон булдырдык. Түгелгән чүпне балчык белән күмдереп барабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Ришат Әскәров. - Халыктан чүп җыю даими оештырыла. Авылда ике җиргә икенчел чимал җыяр өчен контейнерлар куелган.
    Терлекләрне күмү урыны да Мәсгуттә барлык санитар нормаларга туры китереп ясалган. Бу эштә аларга "Сельхозжилсервис" МУП ярдәм иткән.
    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белдергәнчә, үләт базларын һәм биотермик чокырларны карап һәм төзекләндереп тоту өчен агымдагы елда республика бюджетыннан 675 мең сум акча бүленгән. Билгеле, авыл җирлекләре санын истә тотсаң, әлеге акча җитәрлек күләмдә түгел. Быел әлеге средствога терлекләрне күмү урыннары һәм Тымытык, Әлкәй, Татшуган авылларындагы биотермик чокырлар норматив торышка китерелгән.
    - Җирле бюджеттан бүленгән 400 мең сум акчага 5 биотермик чокыр һәм үләт базлары төзекләндерелде. Авыл җирлекләренә әлеге максатларга алга таба да акчалата ярдәм күрсәтеләчәк, - ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
    Чишмәләрне табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул, диләр. Җирлегебездә аларны карап-тоту буенча бик күп чаралар оештырыла. Моңа кадәр чишмәләрнең күп өлеше нефтьчеләр карамагында булып, һәрчак төзекләндерелеп торылды. Быел исә районыбыз территориясендә булган йөзгә якын чишмә төрле оешма-предприятиеләргә беркетелде. «Азнакайнефть», «Җәлилнефть» идарәләре, «ТатАИСнефть» җәмгыятенең Азнакай цехы, «ННК-Геофизика», «Стройремсервис» җәмгыятьләре һ.б. оешмалар үзләренә беркетелгән чишмәләрне, санитар-экологик торышын тәэмин итеп, матур итеп төзекләндерде.
    - Йөкләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән оешмалар да бар. «Востокнефтеспецмонтаж», «Азтрубстрой», «Геотех», «Союз-Агро" җәмгыятьләре, "Азнакай" агрофирмасы" яз көннәрендә үзләренә беркетелгән чишмәләрне төзекләндереп, киләчәктә чистартып торсыннар иде, - ди Айдар Шәмсетдинов.
    Мәсгут авылының күрке булган һәр чишмәнең тирә-ягы төзекләндерелгән, алар матур булып, әллә каян күренеп, балкып тора, халыкка су алыр өчен уңайлыклар да булдырылган.
    - Бу - зур чыгымлы эш түгел, бары теләк кирәк, - ди Ришат Әскәров.


    Кунакларның юлы авыл эчендәге "Батыр чишмә"се аша узды. Аны "Геофизика" оешмасы төзекләндергән.
    Биредә зиратлар киңәйтелеп, сетка белән әйләндереп алынган, авыл халкы ярдәме белән буяу, чистарту эшләре башкарылган. Авыл халкы тирә-юньдә тәртип, чисталык булсын дип бар көчен куя монда.
    Полигонга, терлекләрне күмү урынына илтүче юлны ремонтларга да җаен-ярдәмчесен тапкан Мәсгут авылы башлыгы.
    Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда авыл халкы да актив катнашты. Прокуратура, Ык буе территориаль идарәсе белгечләре үз чыгышларында авыл җирлекләрендә экологик проблемаларны күтәрделәр, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
    - Агымдагы елда җир һәм экологияне саклауга кагылган закончалыкларны бозган өчен прокуратура тарафыннан судка 82 дәгъва җибәрелде. Аның 11е - тиешле булмаган урыннарда чүплекләрне бетерү турында, - ди Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Зилә Мәхмүтова.


    Утырыш барышында муниципаль район җитәкчелеге барлык ведомстволарны берләшеп эшләргә чакырды, экология мәсьәләләрен уртак көч белән чишәргә кирәклегенә басым ясады.
    Киләсе елга мондый семинар районның ике авылында уздырылачак дип планлаштырыла. Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы тәмамланса да бу җиңел суларга мөмкин дигән сүз түгел, табигатьне яклау - төп бурычыбыз булып кала.

    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: