Реклама
Гаҗәеп тоз
Гади генә тозның файдалы үзлекләрен күпләр белеп тә бетермиләрдер. Үземнең кечкенә «хәйләләр»ем белән уртаклашасым килә.
Рәмилә Нәҗмиева, Азнакай
*Үтүкләгәндә үтүк эзе калса, әйберне юешләп, аңа күп итеп тоз салырга кирәк. 20 минуттан тозны түгәргә дә әйберне яхшылап чайкарга.
*Тозлы суда пешерсәң, чатнаган йомырка агып чыкмас.
*Ипи савытына куелган тоз ипине күгәрүдән саклый.
*Йомырка агы яхшы күперсен өчен аңа бераз вак тоз салалар.
*Чынаяклардагы чәй тапларын тоз белән ышкып бетерәләр.
*Әгәр яңа чуен табада бераз тоз кыздырып алсаң, ризык көймәс.
Фото pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз