Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Маяк»та юбилейлар елы

    Хөрмәтле хезмәттәшебез, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-журналист Камалиева Нәсимә Хәләф кызының коллективта күркәм юбилеен билгеләп уздык.

    Аны котларга ветераннарыбыз да җыелып килде.

    Нәсимә Хәләфовна! Сезне тагын бер кат ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбриклибез. Сез үзегезнең кыю каләмегез, көнүзәк язмаларыгыз белән халык арасында ихтирам казандыгыз, районыбыз елъязмасына лаеклы өлешегезне керттегез. Җиденче дистәне түгәрәкләсәгез дә, актив тормыш белән яшисез, һаман да каләмегезне ташламыйсыз. Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, Фәрит абый белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игътибарын тоеп һәм хөрмәтләрен күреп, бәхетле тормыш кичерүегезне телибез.

    Күңелегездән җылы кояш назы,

    Бәхет нуры hич тә китмәсен.

    Шат елмаеп каршы алыгыз Сез

    Гомерегезнең һәрбер иртәсен!

    Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: