Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Маяк»ка язылу бүләк иттеләр

    "Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми. - Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй...

    "Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми.

    - Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй авылларындагы беренче һәм икенче төркем инвалидларга яздырырга дип килдем. Район хәлләреннән алар да хәбәрдәр булып яшәсен, - ди Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева.

    Азнакай үзәк базары директоры Дамир Игътисамов та өч инвалидны яздырып китте.

    - Гаиләбез, туганнарыбыз бар да район газетасын алдыра. Кемнеңдер бик укыйсы килеп тә, язылырга мөмкинлеге юктыр. Ураза ае тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле булырга чакыра, башкаларга ярдәмем тия алуга сөенәм генә, - ди ул.

    Шулай ук "РЭТО" җәмгыятенән И.Вәлиуллин һәм Р.Ибраһимова, "ЛУТР" җәмгыятеннән Р.Сабирҗанов, Н.Харисов, Р.Абдрахманов, А.Шәехов, Зәкиевләр дә инвалидларга бүләк ясады.

    Район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин кебек әти-әнисен куандыручылар да җитәрлек.

    Якыннарыгызга бүләк ясарга әле вакыт бар. "Маяк" газетасына почта бүлекләрендә 25 июньгә, редакциянең үзендә 30 июньгә кадәр язылырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: