Азнакаево
  • Рус Тат
  • "Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына альтернатив язылу үткәрелә

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән дә ким булмаганда) предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән илтеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 420 сум). "Маяк"ның электрон версиясенә язылу бәясе - 400 сум.
    2015 елның икенче яртыеллыгына газетабызга альтернатив язылу да үткәрелә, ягъни «Маяк»ны якын-тирә язылу үзәкләреннән үзегез дә барып алырга мөмкинсез. Редакция мондый язылу үзәкләрен район үзәк китапханәсендә (Солтангалиев ур., 24), «Тулпар-3» (Киров ур., 23), көнчыгыш микрорайондагы «Марс», үзәк базар янындагы «Икмәк», Мәнәвездә «Фәйрүзә» кибетләрендә, «LD-деньги» офисында (Тукай ур., 4) оештыра. Шул тирәләрдә яшәүчеләр газетабызга ярты елга 360 сумнан языла алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: