Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Маяк” газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды халык белән “Туры элемтә” үткәрде

    Чәршәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Бер сәгать эчендә райондашлар хөкемдарларга шактый сорау биреп өлгерде. Җавапларны телефон аша шунда ук шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судья Лилия Субботина тарафыннан алдылар. Аеруча кызык дип табылган кайбер сорау-җавапларны газета укучыларыбыз игътибарына да...

    Чәршәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Бер сәгать эчендә райондашлар хөкемдарларга шактый сорау биреп өлгерде. Җавапларны телефон аша шунда ук шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судья Лилия Субботина тарафыннан алдылар. Аеруча кызык дип табылган кайбер сорау-җавапларны газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
    Ринат Садыйков, Актүбә бистәсеннән:
    -Кешеләрнең җир пайларын законсыз тартып ала алалармы?
    -Закон бозарга берәү дә хаклы түгел. Әмма җир паен әлегәчә үзегезнең шәхси милек итеп рәсмиләштерүне сузмаска кирәк. Бер генә җир участогы да буш, файдасыз ятарга тиеш түгел - монсы инде закон таләбе. Әгәр ул хуҗасыз милек санала икән, җирле үзидарә органы суд тәртибендә аны муниципаль милек итеп рәсмиләштерә ала. Җир участогына хокукны рәсмиләштерүгә суд юлында йөреп никадәр вакытыгыз сарыф ителә, чыгымнар арта, шуңа да пай җирен кичектерми шәхси милеккә әверелдерү ягын карарга кирәк. Ә аннан соң инде аны сатарга да, арендага бирергә, кыскасы, ничек теләсәгез шулай файдаланырга була.
    Әминә Мәрданшина, 77 яшьлек пенсионер:
    -Минем соравым юк, гадел хөкем йортында эшләүчеләрнең барсына да рәхмәтемне генә җиткерәсе килә. Нишлисең бит, тормыш булгач, барсы да була: миңа да гомеремдә беренче тапкыр суд бинасына барырга туры килде, Ходай кушып, соңгысы да шул булсын! Андагы хезмәткәрләрнең яхшы мөнәсәбәтен, ачык булуын бик ошаттым. Документлар тутырырга да ярдәм иттеләр.
    -Мондый сүзләрне ишетүе рәхәт, әлбәттә. Әмма кайберәүләрнең суд эшчәнлеген бик аңлап бетермәү, консультация, аңлатма сорап килү очраклары да булгалый. Суд юридик белешмәләр бирүче орган түгел, бу бездә катгый тыела. Консультация алу өчен юридик хезмәт күрсәтүчеләргә, ә инде хокук бозылу очракларына тарыганда хокук сагы органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Зөлфия Хәмитова, 2нче мәктәп укучысы:
    -Йосыф Җәмилович, Америка фильмнарында суд процессларында чыгыш ясаучыларның рәсемнәрен ясыйлар. Аларда рәсми судта да шулаймы?
    -АКШта судларга караш үзенчәлекле. Әйтик, Югары Суд бинасына кергәндә бик күп баскыч үтеп, шактый югары менәргә кирәк. Бу - гадел хөкемнең шулай үз югарылыгында булырга тиешлеген ассызыклау. Әле гасыр башында ук штатларның берсендә фотограф әледән-әле яктылык сирпетеп, судьяга процессны алып барырга комачаулык тудыра. Менә шуннан соң анда суд утырышына фотографларны кертмәскә, ә чыгыш ясаучыларның сурәтләрен генә ясарга дигән таләп чыгарыла. Күргәнегезчә, бу таләп әле дә булса сакланып килә.
    Назир Ногманов, авыл хуҗалыгы эшчесе:
    -Банклардан кредит алганда, без, гади халык, килешүне аңлап бетермибез, аның белән ныклап танышмыйбыз. Ә инде хокукларыбыз бозылудан зыян күргәч, суд юлын таптый башлыйбыз. Шундый еш кабатлана торган очракларга юл куелмасын өчен банкларга карата суд берәр нинди гомуми билгеләмәләр чыгара аламы?
    -Ала һәм андый билгеләмәләр чыгарыла да. Күптән түгел генә банкларның берсенә карата шундый билгеләмәне тиешле чаралар күрү өчен банк адресына җибәрдек.
    Зөфәр Галимов, Яңа Юл бистәсеннән:
    -Җир участогы шәхси милек итеп рәсмиләштерелмәгән килеш файдаланган өчен штраф күләме бик нык арткан дип ишеттем, бу хакмы?
    -Элек моның өчен штраф күләме 2 мең сум булса, быелның апреленнән үз көченә кергән закончалык нигезендә хәзер ул 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр җитә. Ә инде закон таләбе үтәлмичә, эш кабаттан судка бирелгәндә штраф күләме 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
    Ленар Исмәгыйлов, студент:
    -Шушы араларда гына Казанда матбугатка булган шикаятьләрне карау буенча коллегия төзелде. Ишетүемчә, аның составында Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов та бар. Туры элемтәдә газета журналистларының да, хөкемдарларның да бергә булуыннан файдаланып, шундый сорау бирәсе килә: коллегия төзү кирәк нәрсәме, ул нинди роль уйнаячак?
    -Безнең илдә беренче Иҗтимагый коллегия 10 ел элек барлыкка килгән иде. Аның составына ачык сайлау юлы белән күренекле журналистлар, абруйлы редакторлар, юристлар, иҗтимагый эшлеклеләр, дин әһелләре, иҗат берләшмәләре вәкилләре кертелде. Шушы дәвердә алар тарафыннан хәзерге медиаөлкәнең иң йомшак урыннарын чагылдырган уннарча шикаять каралды. Мәгълүмати бәхәснең конкрет очракларын тикшерүгә шулай ук ике як та, экспертлар да чакырыла. Шул рәвешле, коллегия үзенә күрә третейский суд ролен үти. Иҗтимагый коллегиянең 10 еллыгы уңаеннан илнең 3 төбәгендә шундый коллегияләр төзү турында карар чыгарылды. Татарстан, һәрвакыттагыча, планетаның иң алдында, ягъни бу яңалыкны да хуплап алды. Шушы көннәрдә аның оештыру утырышы узды, сез ишеткәнчә, Азнакай шәһәр суды рәисе дә коллегия составында. Ул нигездә матбугаттагы язмаларның рухи-әхлак ягы белән кызыксыначак. Матбугаттагы язмалар белән килешеп бетмәү очракларының соңгы вакытта ешаюы күзәтелә, сары матбугат чәчәк аткан бу чорда мондый коллегия төзелүне замана таләбе дип карарга кирәк.
    "Туры элемтә"не газета өчен
    Лиза Нурлыева әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: