Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Маяк” газетасы һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы турыдан-туры элемтәдә үткәрде

    Кеше хокукларын яклау - прокуратураның төп бурычы ул. Дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Дүшәмбе көнне "Маяк" газетасы һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган турыдан-туры элемтәдә дә азнакайлылар хокук сагына кагылышлы шактый сораулар бирде. Әлеге сорауларга шәһәр прокуроры ярдәмчеләре Динар Чуркин һәм Делюс Җамалетдиновлар җавап бирде. Торак...

    Кеше хокукларын яклау - прокуратураның төп бурычы ул. Дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Дүшәмбе көнне "Маяк" газетасы һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган турыдан-туры элемтәдә дә азнакайлылар хокук сагына кагылышлы шактый сораулар бирде. Әлеге сорауларга шәһәр прокуроры ярдәмчеләре Динар Чуркин һәм Делюс Җамалетдиновлар җавап бирде. Торак хуҗалыгына кагылышлы сораулар аеруча зур урын тоту сәбәпле, туры элемтәдә торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов та катнашты.

    - Минем элеккеге иремнең балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен алимент әҗәтләре җыелды. Бу очракта хезмәт хакыннан максималь рәвештә күпме тотыла? Элеккеге иремә алимент түләмәгән өчен тагын нинди чаралар күрергә мөмкин?

    - "Башкару производствосы турында" 2007 елның 2 октябрендә чыккан Федераль законның 99 нчы маддәсе 3 бүлеге буенча бу очракта гражданинның хезмәт хакы , яки башка керемнәренең 70 процентыннан да артык алимент тотыла алмый. Алиментларын үзвакытында түләмәгән өчен әҗәтле РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.35 нче маддәсе1 бүлеге буенча (балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, укыту, тәрбияләүдә әти-әниләрнең үз бурычларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәве), алимент түләүдән явызларча баш тартучылар РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлеге нигезендә (суд карары буенча балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдән баш тарту) җинаять җаваплылыгына тартыла.

    - Балага яшь ярым тулганнан соң, мәктәпкәчә балалар бакчасында урын бирелмәсә, аңа нинди дә булса түләүләр каралганмы?

    - Россия Федерациясенең гамәлдәге закончалыклары нигезендә балаларына бакчада урын бирелмәгән әти-әниләргә нинди дә булса түләүләр каралмаган.

    - Эшкә барганда юл-транспорт һәлакәтенә очрадым һәм алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә инвалид булып калдым. Бу эштә алган травма булып саналамы?

    - "Хезмәт урынында бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында" 1998 елның 24 июлендә чыккан ФЗның 3 маддәсе нигезендә хезмәт урынында бәхетсезлек очрагы - ул хезмәткәрнең хезмәт килешүендә каралган бурычларын үтәгәндә имгәнү яки сәламәтлегенә зыян килү вакыйгасы. Эш бирүче (иминиятләштерүченең) территориясендә яки эш бирүченең транспортында эшкә барганда, кайтканда хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян килсә, имгәнсә, бу эштә алган травма булып санала. Димәк, хезмәткәр эш урынына үз транспортында барганда һәлакәткә юлыкса, бу хезмәт урынында алган бәхетсезлек очрагы булып саналмый.

    - Без энем белән фатир милекчеләре булып саналабыз. Мирас буенча һәркайсыбызга 2/1 өлеш тиде. Энем үз өлешен сатарга тели. Ә мин теләмим. Минем рөхсәттән башка ул үз өлешен сата аламы?

    - Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 250 нче маддәсе нигезендә икенче мирас хуҗасы (бу очракта абыйсы) фатирның энесенә тиешле өлешен сатып алганда өстенлекле хокукка ия.

    Әгәр, үз өлешен сатарга теләүче абыйсын алдан ук бу хакта (үз өлешенең бәясен һәм башка шартларны да күрсәтеп) язмача кисәтергә тиеш. Әгәр дә инде икенчесе бер ай эчендә сатып алырга ризалашмаса, энесе үз өлешен теләсә кемгә сатып җибәрә ала.

    - Электр белән тәэмин итүчеләр әҗәт өчен уттан өзү хакында хәбәр итәргә тиешләрме?

    - РФ хөкүмәтенең 354 нче карарының 119 нчы пункты нигезендә электр энергиясе белән тәэмин итүче әҗәте җыелган кулланучыга 20 көн дәвамында электр энергиясе бирүне чикләү, ә инде аннан соң туктату турында язмача кисәтү җибәрә. Энергия бирүне чикләүгә техник мөмкинлек булмаганда утны кинәт өзеп тә куярга мөмкиннәр. Кисәтү хаты язмача кул куйдыртып кулланучыга бирелә яки заказлы хат белән почта аша җибәрелә. Әгәр дә алдан энергия бирүне чикләү мөмкинлеге булмаса, тәэминатчы кулланучыга өч көн алдан кисәтү ясап, ут бирүне туктата.

    - Күпкатлы йортларда вентиляция каналлары һәм төтен юллары ничек тикшерелергә тиеш?

    - Бу эш РФ Госстройның 170 нче карарының 5.5.12 пункты буенча вентиляция каналларының төзеклеге өчен җавап бирүче оешмалар тарафыннан башкарыла. Газ кулланучы җиһазларның төтен юллары җылыту сезоны алдыннан; кирпечтән ясалганнары өч айга бер тапкыр; асбоцемент, балчык һәм кайнарга каршы бетоннан булганнары елга бер тапкыр; ягу мичләрен елга өч тапкыр (җылыту сезоны башында һәм уртасында һәм язгы чорда); газ приборлары куелган биналарда вентиляция каналлары елга ике тапкыр (җәй һәм кыш) тикшерелергә тиеш.

    Төтен юллары һәм вентиляция каналларын ремонтлау торак фондына хезмәт күрсәтү буенча инженер-техник хезмәткәр күзәтүе астында тиешле хәзерлекле кеше тарафыннан башкарыла.

    - Кулланучыларга бирелгән кайнар су температурасы нормативлары сакланамы?

    - Әйе, андый нормативлар бар. Санитария-эпидемиология кагыйдәләренең 2.4 пункты һәм СанПиНның 2.1.4.2496-09 нормалары буенча су алу урыннарында (җылылык белән тәэмин итү системасына бәйсез рәвештә) кайнар су 60 градустан ким һәм 75 градустан артык булырга тиеш түгел.

    - Шәхси исәп-хисап приборларын кую, пломбалау өчен түләү алынамы?

    - РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары 81.9 пункты нигезендә исәп-хисап приборлары башкаручы тарафыннан бушка куела. Ремонтлау, алыштыру, тикшерүдән соң исәп-хисап приборы югарыдагы карарның 81-81.9 пунктларында каралган тәртиптә эксплуатацияләнә башлый. Әлеге җайланма, (шул исәптән тикшерүдән соң) бушка пломбалана. Әмма кулланучы гаебе белән кабат пломбаларга туры килгәндә бу эш бушка башкарылмый.

    Турыдан-туры элемтәне Нәсимә Фазлыева хәзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: