Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Маяк” бәйгесенә йомгак ясалды

    "Маяк" газетасы редакциясендә матур да, тантаналы да вакыйга булды: Яңа ел алдыннан игълан ителгән "Әтәч яшеллек ярата" иң затлы бәйрәм салаты рецепты бәйгесенә йомгак ясадык. Газетаның баш мөхәррире - "Татмедиа" АҖ филиалы директоры Фәрхәт Шәйхулов конкурста иң күп тавыш җыеп призлы урыннар яулаган Надежда Авзаловага ( беренче урын), Илдар Миргасимовка...

    "Маяк" газетасы редакциясендә матур да, тантаналы да вакыйга булды: Яңа ел алдыннан игълан ителгән "Әтәч яшеллек ярата" иң затлы бәйрәм салаты рецепты бәйгесенә йомгак ясадык. Газетаның баш мөхәррире - "Татмедиа" АҖ филиалы директоры Фәрхәт Шәйхулов конкурста иң күп тавыш җыеп призлы урыннар яулаган Надежда Авзаловага ( беренче урын), Илдар Миргасимовка (икенче урын), Зөлфия Шәриповага (өченче урын) "Маяк"тан истәлекле бүләкләр тапшырып, җиңүләре белән котлады.

    -Без "Маяк"ны да, аның сайтын да бик яратып укыйбыз, -диде Надежда Авзалова. - Менә шушындый кызыклы бәйгеләрне гел оештырып торасыз. Моның өчен барлык газета укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Бик күңелебез булды, зурладыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: