Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Маяк» Азнакай сырхауханәсе белән берлектә “Туры элемтә” үткәрде

    Сәламәтлек көне 1948 елдан бирле һәр елны билгеләп үтелә. Быел ул кан басымы, йөрәк-кан тамыры авыруларына багышлана. Шул уңайдан, мәгълүм булганча, район үзәк сырхауханәсендә "Маяк" газетасы журналистлары белән берлектә халык белән "Туры элемтә" үткәрелде. 1 апрель көнне баш табиб Илфат Фәрхуллин, аның урынбасарлары Әнәс Гәрәев, Лилия Шакирова, Җәмилә Сәйфетдинова, кардиология...

    Сәламәтлек көне 1948 елдан бирле һәр елны билгеләп үтелә. Быел ул кан басымы, йөрәк-кан тамыры авыруларына багышлана. Шул уңайдан, мәгълүм булганча, район үзәк сырхауханәсендә "Маяк" газетасы журналистлары белән берлектә халык белән "Туры элемтә" үткәрелде. 1 апрель көнне баш табиб Илфат Фәрхуллин, аның урынбасарлары Әнәс Гәрәев, Лилия Шакирова, Җәмилә Сәйфетдинова, кардиология бүлеге мөдире Наталья Шебалова, ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Рашат Хуҗин азнакайлыларны борчыган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Сорауларның иң мөһим һәм еш яңгыраган кайберләрен һәм аларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
    Рәлифә Солтанова, 32 яшь:
    - Матбугатта кан басымы, йөрәк белән бәйле авыруларның елдан-ел "яшәрүенә" басым ясыйлар, бу хактан да шулаймы?
    - Әйе. Соңгы ун елда инфаркт һәм инсульт шактый "яшәрде", ягъни алар хәзер урта яшьтәгеләрдә генә түгел, ә 20-30 яшьлекләрдә дә еш күзәтелә. Гомумән, узган ел статистикасына күз салсак, диспансер учетында торучы йөрәк-кан тамыры авырулылар 4057 кеше тәшкил иткән, 565 кеше бу авырулардан вафат булган. Инфаркт 13 азнакайлыны бакыйлыкка алып китсә, 75 үлем инсульт белән бәйле. 87 кеше эшкә яраклы яшьтә булган. Кан басымы белән җәфаланучылар саны 1981гә җиткән.
    -Әлеге авыруларның соңгы вакытта аеруча колач алуын ничек аңлатыр идегез?
    -Барсы да яшәү рәвешебезгә бәйле. Шул ук контрольсез калган икътисади үсеш тә, тирә-мохитнең пычрануы, озон катламы җимерелү, урманнарның юкка чыгуы, халыкның тормыш хәле ярлылану, тәмәке тарту, эчүчелек кебек начар гадәтләр, бер-беребезгә игътибарсызлык, сәламәтлеккә "төкереп карау", аз хәрәкәтләнү, симезлек, тормыш тудырган стресслар ... - сихәтлеккә зыян салучы факторларны шактый санарга булыр иде.
    Фәрит Галәветдинов, 56 яшь:
    -Казанда йөрәккә операция ясатып кайттым. Әмма үземне әйбәт хис итмим. Күкрәк турында авырту тоям, тән температурасы да югары. Тын алуы авыр... Миңа нишләргә?
    -Һичшиксез поликлиникага кардиологка яки участок табибына барырга кирәк. Әгәр инде үзегез анда барырлык түгел икән, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Сез әйткән билгеләр буенча, тәгаен, сырхауханәгә яту сораладыр.
    Миңсылу Шакирова, пенсионер:
    -Кан басымы бер күтәрелә, бер төшә. Иртән торуга бер кулым күтәрелми башлады. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Укол-дарулардан хәлем рәтләнеп китте. Күңелдә курку туды...
    - Сезгә язылып, гомүмпрактика табибына барырга киңәш итәбез. Йөрәгегезне тикшертергә кирәк. Хәзер бездә заманча УЗИ аппараты бар, йөрәк авыруларын ачыклауда мөмкинлекләре күп, әйтик, тредмил тест - физик авырлык төшкәндә алынган электрокардиограмма шулай ук төгәл диагноз куя. Турыдан-туры кардиологка да языла аласыз. Табибларга язылу 8.00-15.00 сәгатьләрдә 7-24-93, 7-20-82, 7-23-50 телефоннары аша алып барыла.
    Рәшит Шәрифҗанов, 65 яшь:
    -Кардиология бүлеге авырулар белән һәрчак тулы, анда дәвалану алу мөмкинлеге ничек микән?
    -Сезгә әүвәл участок табибына күренергә кирәк. Табиб дәвалану үтәргә кирәк дип тапса, планлы дәвалау чиратына куяр.
    Әйе, үзегез үк әйтеп торасыз, кардиология бүлеге һәрчак тулы. Соңгы ун ел эчендә стационарда койкалар саны шактый киметелде. Узган ел гына да бүлектә 37 койка исәпләнсә, хәзер ул 33кә генә калды. 2012 елда биредә 984 кеше дәваланган, шуларның 303е авыллардан, 652се 60тан югары яшьтәгеләр.
    Медицина өлкәсендәге реформа без телибез-теләмибезме үз таләпләрен куя. Әмма ничек кенә булмасын, без районда йөрәк-кан авыруларның елдан-ел артуы, шуңа бәйле рәвештә үлем-китемнәрнең үсүе, демографик хәлнең кискенләшүеннән чыгып, кардиология бүлегендә койкалар санын күпләп киметмәскә тырышабыз. Әлбәттә, бүлеккә тиз арада (экстрен рәвештә) ярдәм-дәвалану соралган авырулылар түлекнең теләсә кайсы вакытында салына. Ә инде хәле ул кадәр үк кискен тормаган пациентлар дәвалануны гомумпрактика табибы күзәтүе астында яки көндезге дәвалану бүлегенә йөреп тә ала алалар. Шунсын ассызыкларга кирәк, кан басымы авырулылар табиб билгеләгән даруларны даими эчеп торырга, аның киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш. Стационарда планлы дәвалануга участок табибы, кардиолог юлламасы белән генә килергә кирәк. Монсы инде гомуми чират белән, көтү срогы закон нигезендә ике ай итеп билгеләнгән. Пациентлар бүлеккә 11.00-14.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
    Рәмилә Гарипова, 26 яшь:
    -73 яшьлек әбиебезнең кан басымы һәрчак "уйнаклый". Гипертония чире турында аңлатма бирмәссезме?
    -Кан басымы югары күтәрелү - гипертония үз сәламәтлегеңә бик игътибарлы булуны таләп итә. Аны нормада тотарга: 140/90 булырга тиеш. Артериаль гипертония дәваланмый, бары тик табиб тәкъдим иткән даруларны даими һәм кирәгенчә эчеп тору кирәк. Тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр турында онытырга! Алар бик күп чирләр, шул исәптән йөрәк-кан тамыры авыруларының төп сәбәпчесе. Дөрес тукланыгыз. Майлы ризыклардан баш тартыгыз, холестерин микъдарын даими тикшертеп торыгыз. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт ризыклары ашагыз. Симерүдән сакланыгыз. Гәүдә нормасы: авырлык (кг): буй (м) саклансын. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип борынгылар белми әйтмәгән, ашыкмыйча, җәяү мөмкин кадәр күбрәк йөрегез. Шикәр авырулылар үз сәламәтлегенә аерата игътибарлы булырга, табиб кушканнарны төгәл үтәргә тиеш. Нәселдә йөрәк авырулылар булган икән, димәк, табибка ешрак күренеп тору кирәк.
    Лениза Фәррахова, 58 яшь:
    -Әлмәттә йөрәк авыруларын дәвалау үзәге ачылуын ишетә беләбез. Анда авырулар юллама белән җибәреләме?
    -Узган ел Әлмәттәге районара медик-диагностик үзәккә районнан 330 кешегә юллама бирелде. Инсультның иртә стадиясендә, кискен фазасында мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә бу үзәккә илтеп җиткергәндә кешенең гомере генә саклап калынмый, ә тулы канлы тормышка кайту мәмкинлеге дә бермә-бер арта. Әмма авыру 6 сәгать эчендә үзәккә илтеп җиткерелми икән, аннан соң инде аны анда алып китүнең мәгънәсе дә калмый, соң була... Шуңа күрә дә бигрәк тә гипертониклар, аритмия, йөрәк-кан тамыры белән бәйле учетта торучы хроник авырулыларга карата игътибарлы булырга кирәк. Инсультның беренче билгеләре: тел көрмәкләнү, йөз симметриясе бозылу, йота алмау, кул-аяклар ойу, хәрәкәтләнмәү һ.б. Мондый халәтттә тиз арада ашыгыч ярдәм чакырырга, авылда фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Миокард инфарктының кискен стадиясендә торган авыруларны да шунда югары технологияле дәвалану үтәргә җибәрәбез. Экстрен медицина ярдәменнән тыш, бу үзәккә авырулар планлы рәвештә дә дәвалануга җибәрелә. Каронография тикшерүе күрсәткечләре буенча оператив дәвалау яисә шунтирование үткәрелә. Узган ел 193 авыруга каронографиягә һәм 40ына стендтированиегә, 16 кешегә шунтированиегә квота бирелде. Йөрәк-кан тамыры авырулыларга нинди дәвалау үткәреләсен үзәктә кардиохирурглар үзләре хәл итә.
    Районыбызда яшәүчеләргә тагын шунсын да җиткерәсе килә, ашыгыч ярдәмне нигезсез чакыртулар аркасында, чыннан да тиз арада ярдәм кирәк булган, яшәү белән үлем арасында калган кешеләргә вакытында аны күрсәтә алмый калу очраклары туа. Өлкән яшьтәгеләргә кан басымын үлчәү аппаратларының очсыз торуына кызыгып, Кытайда, исемсез предприятиеләрдә эшләнгәннәрен алмаска киңәш итәр идек, чөнки алар дөрес күрсәтми, сыйфатсыз. Әлеге дә баягы бер сүз - табиб билгеләгән даруларны даими эчмичә, хәле начарланып китеп чакыручылар да күп ашыгыч ярдәмне. Әйтик, бер тәүлектә генә дә 8-10 чакыру җитди сәбәпсез булып чыга. Бер-беребезгә игътибарлы, илтифатлы булсак, сәламәтлек сагында торучылар хезмәтенә дә хөрмәт сакласак иде.

    "Туры элемтә"не газета өчен Лиза Нурлыева әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: