"Маяк" - Азнакай районы елъязмасы
1930 - 1936 еллар Газетабызның тарихы район тарихыннан аерылгысыз. Оешкан көннән алып, ул аның тәүге һәм бердәнбер елъязмасы булып килә. 1930 елның 15 мартында Тымытык машина-трактор станциясе "Трактор" исеме астында үз газетасын нәшер итә башлый. Шул ук елның август аенда газета Тымытык районы партия комитеты һәм Тымытык район Советының басма...
1930 - 1936 еллар Газетабызның тарихы район тарихыннан аерылгысыз. Оешкан көннән алып, ул аның тәүге һәм бердәнбер елъязмасы булып килә.
1930 елның 15 мартында Тымытык машина-трактор станциясе "Трактор" исеме астында үз газетасын нәшер итә башлый. Шул ук елның август аенда газета Тымытык районы партия комитеты һәм Тымытык район Советының басма органына әйләнә. Азнакай районы оешкач, "Коммуна" газетасы чыга башлый. "Маяк" үзенең башлангычын шушы басмалардан ала. Бу чорда ул латин графикасында чыга.
1931-1933 елларда редакция белән типография бер коллектив була. Газета 1881 елда эшләнгән "американка" станогында басыла. Ә инде хәрефләр кулдан җыела. Ул чорларда типография дә редактор кул астында була. Коллектив бердәм, тату эшли. Иң авыры - транспорт мәсьәләсе. Бер атлары бар. Кая гына барсаң да шуның белән. Урманай, Тархан якларына чыксаң кунмый кайтып булмый. Чәчү, урып-җыю чорларында тагын да авыррак, чөнки өстәмә бит-листовкалар да чыгарырга туры килә. Шуңа да хәреф җыючылар төнгә дә калалар, ут юк, сукыр лампа, еш кына салкын бүлмәләрдә чыра яндырып эшлиләр, кәгазьгә дә кытлык чак. Басу машинасы кул белән әйләндерелә. Атка печән, кышка утын әзерләү дә үзләре өстендә була.
1936 - 1940 еллар Газета бу чорларда күмәк хуҗалыкларны, аларда халыкның тормыш-яшәешен чагылдыра. Архив битләрендә актарынсаң, шактый гына кызыклы мәгълүматларга тап буласың. Ул елларда, әлбәттә, үзебезнең җирле фотолар булмаган, аларны ТАСС телеграф агентлыгыннан җибәргәннәр, фотолар, нигездә, авыл хуҗалыгына багышланган. РСФСР-РОСТА район газеталарына аларны үзләре куйган баш астында, төрле шигарәләр белән биргән. Фотосурәтләрне редактор Баратов имзалаган язмаларда ил вакыйгалары чагыла. Әйтик, алар "Коллективлаштыру җиңүләре", "Яңа төзелеш сезонына әзерләнегез", "Авыру крестьяннарны курортка сайлап алу тәртибе", "Артель - колхозның төп звеносы" кебек баш асларында дөнья күргән. 1930 елның 22 сентябрендәге санда "Колхозлар сәнәгатькә 2 миллион яңа эшче көч бирергә тиеш" дигән шигарне дә укырга була. Һәм менә 1932 елның 25 декабрь (82) санында, ниһаять, Әгерҗедән Шәйморат картның үзебездә төшерелгән фотосы бирелгән! 1940 елның 27 февраль санында "Коммуна" район халкына Надежда Крупскаяның үлүен хәбәр итеп баш мәкалә биргән.
1940 - 1947 еллар Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында мөхәррирләр еш алышына, килгән бере фронтка китә тора. 1939 елның 24 декабрь - соңгы санының яртысы латинча, яртысы кириллицада татарча чыккан. 1940 елда алфавитка реформа булып, газета да тулысы белән кириллицага күчә. Газета хезмәткәрләре сугыш авырлыкларын, якташларыбызның тылдагы каһарманнарча хезмәтләрен яктыртып, һәммәсен җиңүгә рухландырып, яңа җиңүләргә өндәгән язмалар биреп киләләр. Фронттагы вакыйгалар турында мәгълүматлар даими бирелеп килә. Бөтен көчне уракны уңышлы үткәрү, дару үләннәре җыюга чакырулар һәр санда диярлек кабатланып килгән. Тракторчы хатын-кызлар арасында социалистик ярыш барышы чагылдырылган. 1941 елның июленнән алып, бераз вакыт газета бер генә битле булып чыккан. 1945 елның Бөек Җиңүенә газетаның һәр бите багышланып, бу вакыйга әле тагын байтак вакыт чагылдырылып килгән.
Сугыштан соңгы җимереклекне торгызу, толларның, ятимнәрнең фаҗигале авыр тормышын җиңеләйтүдә "Коммуна" хезмәткәрләре бар тырышлыкларын куялар. Газетаның көтеп алынган рухи азык, җан юаткычы булуы хакында инде әйтеп тә торасы юк.
1947 - 1962 еллар Миңнеямал Сәеткулова редактор ва- зифасын башкарганнан соңгы 5 елында редакциянең авыл хуҗалыгы, хатлар бүлекләрен җитәкли. 1957 елдан газета ике телдә нәшер ителә башлый. Типографиягә беренче линотиплар кайта. Аңа Таня Туманова һәм Җәүһәрия Садриева утыра. Кәримә Зиннурова, Мәйсәрә Хафизова да хезмәт юлларын типографиядә башлап, гомерләрен шул эшкә багышлыйлар. Ветераннарыбызның берсе - 20 еллап гомерен редакциядә машинистка хезмәтен башкарган Зәйтүнә апа Мортазина.
1962 елдан соңгы чор 1962 елда СССР Югары Советы карары белән районнарны эреләндерү сәясәте башлана һәм Азнакай районының яртысы Әлмәт, яртысы Бөгелмә районына кушыла. "Коммуна" да эшчәнлеген туктата. Безнең төбәктә Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы, Әлмәт, Лениногорск районнары өчен 1962 елның язында берләштерелгән "Хезмәткә дан" газетасы чыга башлый. Дамир Зарипов редакторлык вазифасын дәвам итә.
Ә өч елдан соң, ягъни 1965 елда, районнарны һәм аларның газеталарын яңадан торгызалар. Шул елдан Азнакайда рай- он газетасы "Маяк" исеме белән нәшер ителә башлый. Ул чорда коллективта талантлы журналистлар Антонина Таланова, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Ибраһим Вәлиев эшли. 20 елдан артык гомерен газета эшенә багышлаган Мөгамбәр Шәрифуллинның да эшчәнлеге биредә башлана. Мәхмүт Хәсәнов килгәч, редакция эше тагын да җанланып китә. Редакция бинасы урнашкан урам бүгенге көндә шушы олпат язучыбыз исемен йөртә. Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин да "Маяк"та эшләп иҗат рәхәте кичергән. Талантлы журналист Хәйдәр Хәлимуллин ул чорларда оста тәрҗемәче була. Язучы Ирек Бәдретдинов та биредә каләм чарлаган журналист. Соңрак олпат язучыга әйләнгән Нур Әхмәдиев ул чорларда радиода эшләп йөри. Җирле радио хезмәтенә тынгысыз журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршисара Кашафетдинова зур өлеш кертә. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Тымытык районында чыккан "Трактор" газетасында җаваплы секретарь, бүлек мөдире булып башлый. "Маяк" төпләмәләре озак еллар дәвамында газетаның алыштыргысыз фотокорреспондентлары Рәфкать Садриев һәм Илгизәр Хәкимов фотосурәтләрен саклый. Шулай ук озак еллар дәвамында газетабызда эшләп киткән Фәһим Шәймәрдановның, алыштыргысыз машинисткабыз Әлфия Шәфыйкованың якты истәлеге күңелләрдә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев