Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлыкны бергәләп саклыйк

Быелгы табигать шартлары кояшын да, яңгырын да җәлләми.

Шуңа да үсемлекләр дә киерелеп үсә. Ә инде чүп үләннәрен әйтәсе дә юк. Шәһәр урамнарында да бу күзгә бәрелеп ята. Шәхси сектордагы, авыллардагы алабута баскан кайбер капка төпләреннән, оешмапредприятиеләрнең кул җитмәгән, каралмаган территорияләреннән чыгып әйтүебез. Әлбәттә, үзебез яшәгән җирне чиста тоту бары тик үзебезнең җаваплылыкта, аны читтән килеп берәү дә чистартып йөрергә тиеш түгел. Бу мәсьәләгә җитди карап, һәркем җаваплылык тойса иде.

Билгеле, бу җәйдә дә административ комиссия рейдларга чыгып тора. Комиссиянең килеп штраф салынуы турында беркетмә төзүен көтеп тормыйк, җәмәгать, аңлы булып, кулларыбызга чалгы-тырмаларны алыйк. Шунысын да әйтергә кирәк, уңган хуҗабикәләр яздан ук гөл-чәчәкләр утыртып, чүп үләннәренә урын калдырмады. Әнә шундыйлардан үрнәк алсак иде. Торган җиребез әллә каян ямьле булып, “көлеп” торса, үзебезгә дә ничек күңелле бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев