Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Марс”та эшли беләләр

    "Марс" ҖЧҖдә исәп-хисап җыелышы узды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов, район башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча төп доклад белән җәмгыять җитәкчесе Хәбип Баянов чыгыш ясады. Һәрвакыттагыча, Хәбиб Әгъләм улының чыгышы төгәл һәм шактый хисле...

    "Марс" ҖЧҖдә исәп-хисап җыелышы узды.

    Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов, район башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча төп доклад белән җәмгыять җитәкчесе Хәбип Баянов чыгыш ясады.

    Һәрвакыттагыча, Хәбиб Әгъләм улының чыгышы төгәл һәм шактый хисле булды. Үзе җитәкләгән хуҗалык өчен чын йөрәктән януын тоясың. Коры саннар артында ул һәр кешенең хезмәтен күрә белә.

    Хуҗалыкның 7900 гектардан артык җире бар, аның 5700 гектардан артыгын - бөртеклеләр, 27 сен - печәнлек һәм 1770 ен көтүлек җирләр алып тора. Бу 2050 баштан артык мөгезле эре терлекне уңышлы асрауга мөмкинлек бирә. Савым сыерларның саны 500 дән артып китә. Корылыклы 2009 һәм 2010 еллардан соң узган ел уңышы белән куандырган. "Марс" ҖЧҖ - ныклы хуҗалык. Биредә бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алуга ирешкәннәр, тулаем җыем 85 мең 459 центнер тәшкил иткән, гектарыннан уртача 31,6 центнер уңыш чыккан. Корылыклы елларда район буенча ашлыкның тулаем җыемы нибары 180 мең центнер булуын исәпкә алсаң, хуҗалыкның узган елгы күрсәткечләре сокландыргыч. Бу - хуҗалык эшчәннәренең югары һөнәри осталыгы һәм эшкә җаваплы караулары турында сөйли. Иң авыр шартларда да биредә нәтиҗәле эшләргә һәм югары күрсәткечләргә ирешергә тырышулары күренеп тора.

    Хуҗалык 15 миллион сум чиста табыш алган, ул производствоны үстерүгә, ягулык-майлау материаллары, орлык сатып алуга, кредитларны түләүгә, башка хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә тотылган. Югары күрсәткечләре өчен хуҗалык район һәм республика күләмендә күп тапкырлар билгеләп үтелгән. Югары уңыш алу өчен хуҗалыкта сортларны яңарту, үсемлекләрне тукландуру һәм саклау белән планлы рәвештә шөгыльләнәләр.

    Үсемлекчелек белән бергә терлекчелек өлкәсенә дә тиешле игътибар бирелә. Узган ел катлаулы һава шартларына карамастан, һәр сыердан 4980 килограмм сөт савып алынган.

    Сөт савуны арттыру өчен югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләнә. Корылыклы елларның ачы тәҗрибәсенә таянып, Себердән зур акчага салам кайтаруны искә төшереп, узган ел ике еллык азык запасы әзерләп куйганнар. Бер баш шартлы терлеккә 47,2 центнер азык берәмлеге туры килә. Пайчыларга ике еллык итеп ашлык бирелгән, чөнки корылык аркасында аннан алдагы елны авыл халкына ярдәм итә алмаганнар.

    Базар шартлары хуҗалыкның финанс-икътисади ягына нык суга. Авыл хуҗалыгы производствосына мөнәсәбәт, ягулык-майлау материаллары, авыл хуҗалыгы техникасы, кыр, ферма продукциясе бәяләрендә диспропорция авылны бөлгенлек чигенә җиткерүен билгеләп үтте докладчы. Илебезнең читтән күпме азык-төлек сатып алуын барыбыз да яхшы белә. Безнең хуҗалыклар очын-очка ялгап яшәгәндә, без чит ил җитештерүчеләре хезмәтенә түлибез булып чыга түгелме?! Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чаралар да әлегә һәрчак нәтиҗәле түгел диде Х.Баянов.

    Докладчы быел хуҗалык алдына куелган бурычларга тукталды. Үсемлекчелектә гектардан 25 центнер ашлык алырга, 30 центнер терлек азыгы берәмлеге әзерләргә кирәк. Терлекчеләр алдына куелган бурычлар да җиңелләрдән түгел - тапшырыла торган дуңгызларның авырлыгын 100, ә мөгезле эре терлекнең 420 килограммга җиткерү. "Марс" хуҗалыгының максаты - кимендә 61 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сату.

    Җыелышта хуҗалыкның баш белгечләре үз фикерләре белән уртаклашты. Баш зоотехник Мисхәт Җәмилов төп максат итеп терлекләрнең баш санын саклауны, сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итүне, тармакка квалификацияле белгечләрне тартуны куйды. Баш агроном Ирек Абдуллин хуҗалыкның яңа техникага мохтаҗлыгына басым ясады. Иске, аз җитештерүчән машиналарда авыл эшчәннәре барлык агрочараларны вакытында башкара алмый. Хуҗалыкта туфракны "нульле" эшкәртүгә күчәргә планлаштыралар, бу ягулык-майлау материалларын һәм башка ресурсларны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ирек Әнсәф улы эчке резервларның да күплеген ассызыклап үтте. Ул авыр базар шартларында үз җирендә эш итүче хуҗалыкларга республика җитәкчелеге игътибарын көчәйтсен иде дигән теләген белдерде.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Миргасим Усманов үз чыгышында авыл халкын борчыган сорауларга тукталды. Агротехниканың нык искергән булуы чәчү һәм урып-җыюны оптималь вакытта башкаруга мөмкинлек бирми, шуңа күрә районда югары җитештерүчән тракторлары, комбайннары булган механикалаштырылган отрядлар оештыру планы эшләнә. Ул "Марс" ҖЧҖнә лейкоз белән зарарланган сыерлардан арынырга, көтүне яңарту, терлек азыгының сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясады. "Безгә азыкның күләменнән бигрәк, сыйфаты мөһим", - диде Миргасим Вәли улы.

    Җыелыш җанлы, эшлекле төстә үтте. Быел терлекләрне кышлату һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре дә кузгатылды.

    Һәр алдынгы хуҗалыкның нигезен тырыш, намуслы хезмәткәрләр тәшкил итә. "Марс" хуҗалыгында да шулай. Төрле тармакларда үз эшен чын күңелен һәм белемен биреп башкаручылар җитәрлек. Исәп-хисап җыелышында андыйлар бүләксез калмый, быел да иң булганнарга премияләр тапшырылды.

    Хуҗалыкнең төп кереме терлекчелек продукциясе җитештереп сатудан. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы Рузалия Гәрәева да бар. Аның төркемендә 26 сыер. Ул һәрберсеннән 5795 килограмм сөт савып алган, ә еллык савымы 150,6 тонна тәшкил иткән.

    Вәсилә Гәрәеваның да күрәсткечләре нәкъ шундый диярлек. 30 баш сыерның һәрберсеннән 5510 килограмм сөт сауган, тулаем савым 165,4 тонна тәшкил иткән.

    Сәлимә Зәкиева да иптәшләреннән чак кына калыша, ул узган ел һәр сыердан 5305 килограмм сөт савып алган, тулаем савым - 159,1 тонна.

    Бозау караучылар арасында Фәндисә Шәймәрданова, Минзилә Сөнгәтова, Альбира Сабирова иң яхшы терлекчеләрдән санала.

    Механизаторлар Азат Галәветдинов, Илдар Хәйруллин, Фаварис Сабиров, Илмир Гарипов, Фирдәвес Кәримовны чын-чынлап җир уллары дип атарга була.

    Җыелышта шулай ук эштәге югары күрсәткечләре өчен сыер савучы Вәсилә Таҗиәхмәтова, терлекләрне ясалма орлыкландыручы Мөслимә Сафина, шоферлар Җәмил Сабиров, Айнур Баһаутдинов, Рушан Зарипов, терлекчеклек бригадасы бригадиры Рамил Зарипов, тракторчылар Фариз Зәкиев, Рәис Гарифуллин, Камилҗан Нигъмәтҗановка бүләкләр тапшырылды.

    Марсель Гарипов, Илсөяр Гайсин, Илшат Хөсәенов һәм Миннегали Миннегәрәев кебек механизаторлары булганда "Марс" хуҗалыгының киләчәге өметле.

    Авыл халкы алдында Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул авыл җирлегенә кергән Кәкре Елга, Кәтем, Якты Юл авылларында элек-электән тырыш, уңган, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклаучы халык яшәвен билгеләп үтте.

    Кәкре Елга авылына кадәр автобус йөри. Авыл җирлегендә барлыгы 850 кеше яши, чирегеннән артыгын пенсионерлар тәшкил итә. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, азык-төлек кибетләре, мәчет бар. «Марс» ҖЧҖ авылның социаль-икътисади үсешенә дә ярдәм итә. Ел саен мәктәп, балалар бакчасы, клуб ихтыяҗларына акча бирә.

    Илгизәр Мәсгут улы халыкны борчыган мәсьәләләрне күтәрде: авылны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, торак йортлар һәм электр чыбыкларына куркыныч тудыра торган карт агачларны кисү һәм башкалар. Ул мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республикада старт алган программаның Кәкре Елга мәктәбенә дә кагылачагын хәбәр итте. Биредә май аенда ук ремонт эшләренә тотыначаклар.

    Жыелышта соралмый калган җир пайлары мәсьәләсе дә хәл ителде, пайчыларның исемлеге төзелде.

    Кәкрелгалылар хөрмәтле кунак, элекке район башлыгы, ә хәзер ТР юстиция министры советнигы Әнәс Исхаковны җылы сәламләде. Әнәс Гатуф улы тырыш хезмәтләре, өстән басым ясалганда да инвесторга сатылмаулары, хуҗалыкны саклап калулары өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде. 4 мартта узачак илбашын сайлау мәсьәләсенә тукталып, ул авыл хезмәтчәннәрен акыл белән эш итәргә, ышанычлы, үзен эштә күрсәткән кандидатка тавыш бирергә чакырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: