Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель Шәйдуллин телевидение хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

    Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән тәбриклим. Бүгенге тормышыбызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора. Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икътисади, мәдәни, спорт яңалыкларын белеп торабыз. Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары...

    Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре!

    Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән тәбриклим.


    Бүгенге тормышыбызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.


    Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икътисади, мәдәни, спорт яңалыкларын белеп торабыз. Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, еш кына батырлык, кыюлык һәм сабырлык та сорала.


    Телетапшырулар - ул журналистларның, режиссерларның, операторларның, монтажчыларның уртак хезмәт җимеше. Эшкә иҗади карашыгыз, вакыйгаларны вакытында җиткерергә тырышуыгыз, һәр төшерелгән кадр, эфирда яңгыраган сүз өчен җаваплылык тоюыгыз игътибарга һәм ихтирамга лаек. Сез үз тапшыруларыгызда җитди темалар кузгатып, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсез, район тормышына кагылышлы кискен проблемаларны күтәрәсез.
    Җирле үзидарә органнары белән конструктив хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәтлебез.


    Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа идеяләр, иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек телибез. Үз тамашачыларыгыз өчен һәрчак кызыклы һәм кирәкле булып калыгыз!

    Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: