Реклама
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Татар-информ" агентлыгы үткәргән пресс-конференциядә катнашты. Ул районның социаль-икътисадый үсешенә багышланды. Марсель Шәйдуллин узган елның авыр килүенә карамастан, уңышлы тәмамлануын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Азнакай республика районнары арасында социаль-икътисади рейтингта бишенче урында тора. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, сәнәгать җитештерүе индексы 3 процентка арткан. Биредә нефть...
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Татар-информ" агентлыгы үткәргән пресс-конференциядә катнашты. Ул районның социаль-икътисадый үсешенә багышланды. Марсель Шәйдуллин узган елның авыр килүенә карамастан, уңышлы тәмамлануын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Азнакай республика районнары арасында социаль-икътисади рейтингта бишенче урында тора. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, сәнәгать җитештерүе индексы 3 процентка арткан. Биредә нефть тармагының өлеше зур. Районның тулаем территориаль продукты 49 млр. сум тәшкил итә. Марсель Шәйдуллин эшсезлек өлкәсенә кагылып, соңгы биш елда аның 5 проценттан 0,77 процентка кадәр кимүен әйтте. «Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 228 кеше теркәлгән, 250 вакансия бар. Без бу мәсьәләне күзәтүдә тотабыз һәм эш урыннарын саклап калырга тырышабыз, - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз