Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель Шәйдуллин Азнакайның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды

    Фотосурәттә Азнакайда төзеләчәк яңа спорткомплекс бинасы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның 21 февральдә Азнакай район Советы утырышында ясаган «2013 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2014 елга бурычлар турында»гы отчет чыгышыннан. Ел вакыйгаларга бай булды Узган ел районның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләме артуга, халыкның яшәү шартларын, тормыш...

    Фотосурәттә Азнакайда төзеләчәк яңа спорткомплекс бинасы

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның 21 февральдә Азнакай район Советы утырышында ясаган «2013 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2014 елга бурычлар турында»гы отчет чыгышыннан.

    Ел вакыйгаларга бай булды


    Узган ел районның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләме артуга, халыкның яшәү шартларын, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны уңышлы тормышка ашыру белән билгеләп үтелде. Уңай факторлар арасыннан авыл хуҗалыгы җитештерүенең алга китешен, халыкның хезмәт хакы һәм кереме үсешен, кече бизнес һәм куллану базары күрсәткечләренең, предприятиеләрдә продукция җитештерүнең артуын, инвестиция активлыгын күрсәтергә була. Ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Совет, район башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлектә торып, үзенең эшчәнлеген муниципаль берәмлекне комплекслы үстерү, аның биләмәсендә закончалылыкны һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклауга юнәлтте.



    Бюджет


    Барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бюджет кереме гарантияли. Узган ел Азнакай муниципаль районы тарафыннан барлык төр бюджетларга 1 млрд 286 млн сум салым һәм башка түләүләр мобилизацияләнгән. Берләштерелгән бюджетка 1 млрд 326 млн сум акча җыелды. Үзебезнең керемнәр, 2012 ел белән чагыштырганда, 62 миллионга күбрәк булды. Җирле бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү механизмнарының берсе - муниципаль заказ. Хисап елында 400 млн сумга якын акчага муниципаль контрактлар төзелде. Сатулар уздырудан 22 млн сумнан артык акча экономияләнде. Ул акчалар тармакларда калды һәм матди-техник базаларны яхшыртуга, кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде.


    Сәнәгать


    Сәнәгать предприятиеләре җитештергән һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 11 миллиардтан артты.
    Шәһәрнең төп предприятиесе булган "Азнакайнефть" идарәсе 3 млн 490 мең тонна нефть чыгарды. Шуның 87 мең тоннасы планга өстәмә рәвештә табылды.


    "Татнефть-АзнакайРемСервис" җәмгыяте коллективы узган ел 1295 скважина ремонтлады һәм заказчыларга тапшырды. Азнакай бораулау эшләре предприятиесе 152 мең метр тау токымы бораулады.


    "Азнакай "Нефтемаш" заводы" миллиард сумнан артык продукция чыгарды. Завод ел саен 800 берәмлек махсус техника һәм вагон-йортлар җитештерә. Биредә эшләнә торган модульле объектлар, шул исәптән, ФАПлар заказчыларда зур кызыксыну уята. Ике ел дәвамында 156 модуль ФАП төзелде һәм урнаштырылды. Бүген завод тарафыннан яңа төр продукцияләр дә үзләштерелә (ашханә, участок ветеринария пункты, патологоанатом бүлеге).



    Авыл хуҗалыгы - икътисадның төп тармагы


    Авыл хуҗалыгы район икътисадының иң төп тармакларының берсе булып кала бирә. Узган елда 1 млрд 804 млн сумлык тулаем продукция җитештерелде. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча кереме 1 млрд 176 млн сум тәшкил итте.

    Район республика күләмендә иң күп уңыш - гектарыннан 26 центнер, барлыгы135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерде. Хисап елында терлекчелек өлкәсендә дә җитештерү күләме үсте. 34703 тонна сөт савып алынды, 2897 тонна ит җитештерелгән. Мөгезле эре терлек алдагы ел белән чагыштырганда 573 башка артып, 24393 башка җитте.

    ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, нефтьчеләр һәм җирле хакимиятнең ныклы ярдәме белән 26 товарлыклы-сөтчелек фермасында сөтүткәргечләр һәм танк-суыткычлар куелды. Авылда эшләргә теләге булганнарга районда зур ярдәм күрсәтелә. Уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермалары, тырышканда үз гаиләңне тәэмин итеп кенә калмыйча, өстәмә эш урыннары да булдырырга мөмкин икәнлеген раслады. Бүгенге көндә районда 25 гаилә фермасы бар. Алар сөтчелек, мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерү белән шөгыльләнә.


    2013 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 1000 башка артты.


    Район Советы карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 4 һәм аннан да артык савым сыер асраучыларга кызыксындыру чарасы буларак саву аппараты бирелә. Бүгенге көндә 250 шундый саву аппараты тапшырылды. Бу акция агымдагы елда да дәвам итәчәк. 2014 елда мөгезле эре терлекләрне 26 мең башка җиткерү, сөт җитештерүне - 5, ит җитештерүне 3 процентка арттыру бурычын куябыз.


    Төзелешләр туктап тормый


    Районыбызда төзелешләр күләме арту, финанс керемнәре агымын тәэмин итеп, икътисадта уңай күренеш ала. Районның төзелеш комплексы тарафыннан 5 млрд сумнан артык эш башкарылды. Хисап чорына 24 мең кв. метр торак йорт тапшырылды. Без беренчеләрдән булып республика программасына кушылып, полиция участок уполномоченныйлары өчен хезмәт күрсәтү бинасы да булган ике йорт төзедек. Узган ел 19 ветеран сугышта катнашучыларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә торак шартларын яхшыртты.

    Капиталь ремонт программасы нигезендә 26 күпфатирлы йортта 90 миллион сумлык эш башкарылды. Чубар Абдул, Түбән Якый авылларында модульле ФАПлар ачылды. "Чиста су" программасы буенча районның 8 торак пунктында су белән тәэмин итү челтәренә 80 млн сумлык реконструкция ясалды.


    140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылу мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә булган чират проблемасын чиште. Бүгенге көндә укыту-тәрбия бирү комплексының 350 укучыга тәгаенләнгән мәктәп өлешен төзү дәвам итә. Агымдагы елда төп игътибарны балалар бакчаларын ремонтлауга юнәлтәчәкбез.


    Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе үсештә


    Халык кереме - тормыш дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткеч. Статистика мәгълүматлары буенча эре һәм уртача предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хисап чорында уртача хезмәт хакы 24 мең 656 сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 13665 сумга җитте. Гадәттәгечә, югары хезмәт хакы алучылар булып нефть тармагында эшләүчеләр санала - уртача 37 189 сум. Районда халыкның уртача айлык акчалата кереме - 15 315 сум.


    Ел дәвамында физик мөмкинлекләре чикле, балигъ булмаганнар өчен эш урыннары булдыруга зур игътибар бирелде. 13 инвалид, 16 күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче әти-әни эшкә урнаштырылды.


    Эшмәкәрлек - икътисад нигезе


    Безгә көндәшлеккә бирешми торган җитештерү сферасы булдыру мөһим. Кече бизнеска теләктәшлек итү - җирле органнарның алгарышлы юнәлеше. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше күзәтелә. Аларның саны хәзер ике меңнән артып китте. Гомуми еллык товар әйләнеше 4 млрд сум чиген узды.


    Эшмәкәрлектән барлык төр бюджетларга 258 миллион сум күләмендә акча керде. Эшмәкәрләр тарафыннан бизнес-проектларын финанслау һәм яклауга 43 миллион сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәме алынды. Җирлегебездә эшмәкәрләр өчен ике сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агымдагы елда да төп юнәлешнең берсе булып калачак.



    Сәламәтлек саклау өлкәсе


    Халыкның табигый артымы буенча район республика муниципаль берәмлекләре арасында алдынгы позициядә тора. Узган ел Азнакай районында 954 бала туды. Табигый артым - 91 кеше. Җирлегебездә бала тапканда әниләр вафат булу очрагы теркәлмәде, яңа туган сабыйларның, хезмәткә яраклы кешеләрнең вафат булу очрагы кимеде. Иң кискен сорауларның берсе булып сәламәтлек өлкәсендә кадрләр җитмәү тора. Районда 50/50 программасы гамәлдә. 2012-2013 елларда әлеге программа буенча медицина вузларында 13 студент белем ала. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетының төрле факультетларында 20 кеше укый. Соңгы өч елда 7 табиб социаль найм буенча фатирлы булды. Гражданнарда сәламәт яшәүгә омтылышны үстерү, демографик күрсәткечләрне тагын да яхшырту, халыкны сыйфатлы бушлай медицина ярдәме белән тәэмин итү - болар барсы да агымдагы елга мөһим бурычлар булып тора.



    Мәгариф өлкәсенә җитди игътибар


    Узган ел дүрт мәктәпкә 93 млн сумлык капиталь ремонт ясалды, җирле бюджеттан бүленгән 8 млн сумга 18 мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре башкарылды. Районда татар һәм рус телләрен укытуга аеруча игътибар бирелә. Татар телен укыту буенча районда 28 мәктәп эшли. Безнең укытучылар чит илдә тәҗрибә туплау мөмкинлегенә дә ия. Сингапур программасы буенча укыту юнәлешендә зур эш алып барыла. 4 нче лицей "Өстенлекле мәктәп" республика проектына керде.


    Мәдәният


    Ел дәвамында мәдәният йортлары һәм авыл клублары төзү, реконструкцияләү эшләре алып барылды. Әлеге максатларга җирле бюджеттан 15 миллион сум акча бүленгән иде. Ана телен, милли йолаларыбызны, борынгы җыр-уеннарны пропагандалау максатында уздырылган "Чатыр Тауда җыен" төрки халыклар зона фольклор фестивале традициягә әйләнде.

    Быел, Мәдәният елында, әлеге фестивальне төбәкара дәрәҗәдә уздырырга уйлыйбыз. Башкалабыз Казанда, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә якташлар очрашуын уздыру азнакайлылар тормышына матур вакыйга булып кереп калды. Бүген шәһәрдә күпфункцияле музей комплексын төзү буенча әзерлек бара.


    Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Әлеге уңайдан төрле юнәлештәге эшчәнлекне эченә алган чаралар планы эшләнде һәм ул инде тормышка ашырыла башлады. Әлеге бөек датаны без югары дәрәҗәдә уздырырга хокуклы. Бер генә ветеран да игътибар һәм ихтирамнан читтә калмаска тиеш.



    Сәламәт тәндә - сәламәт рух


    Нефтьчеләр ярдәме белән районыбызда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Киң массаны спортка тарту буенча максатчан эш алып барыла. Авылларда спартакиадалар үткәрү матур йолага әверелде.


    Район спортчылары төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарында стендта ату буенча команда составында икенче урын яулаган якташыбыз Светлана Крашенинникова, шорт-трек буенча республика чемпионы исемен алган район командасы белән горурлана алабыз.


    Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә спорттан читтә калмый. Бүген әлеге категория кешеләре шахмат, өстәл теннисы, армрестлинг, җиңел атлетика кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә һәм ярышларда катнаша.


    2014 елда хисапта чагылдырылган барлык юнәлешләр буенча да күләмле эшләр башкару бурычы тора. Әлбәттә, башкарган эшләр күп, ләкин эшлиселәре дә бихисап, тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя. Ләкин төп максатка ирешү - район халкының социаль, икътисади, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, яшәешебезнең барлык өлкәләрендә тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен җирлегебездә барлык мөмкинлекләр һәм эш тәҗрибәсе бар. Уртак тырышлык белән агымдагы елда алдыбызда торган бурычларны үтәп чыгарбыз дип ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: