Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм. Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм. Җаваплылык, көч һәм батырлык таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәтегез белән сез район һәм шәһәр халкының иминлеге сагында торасыз. Тормыш сездән даими тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек сорый. Көннәребез имин,...

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм. Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм.

Җаваплылык, көч һәм батырлык таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәтегез белән сез район һәм шәһәр халкының иминлеге сагында торасыз. Тормыш сездән даими тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек сорый. Көннәребез имин, төннәрдә йокылар тыныч икән, без моның өчен көнне-төнгә ялгап, бәйрәмнәрдә икеләтә җаваплылык белән һәрчак сакта торучы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бурычлыбыз.

Соңгы елларда җинаятьчелек дәрәҗәсе тотрыклы рәвештә кимүгә таба бара, сезнең тарафтан күрелгән чаралар районда оператив хәлне савыктыру мөмкинлеге бирде. Азнакай муниципаль районы халкы моның өчен сезгә бик рәхмәтле. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда зур өлешегезне кертәсез. Алга таба да кабул иткән антыгызга тугры калып, җиңел булмаган хезмәтегезне намус белән үтәрсез, хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү буенча тырышлык куярсыз дип ышанып калабыз.

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады