Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель ШӘЙДУЛЛИН Азнакай халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

    Хөрмәтле райондашлар!

    1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез.

    Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу – районның һәр кешесенә хас сыйфатлар.

    Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә. Азнакай җире — данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы.

    Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.

    Кадерле дуслар!

    Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе, кояшлы җылы көннәр һәрбарчагызга яңа көч һәм идеяләр алып килсен, сезне яңа биеклекләргә рухландырсын, хезмәтегез бары шатлык-куаныч һәм канәгатьләнү хисе генә китерсен.

    Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!

    Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: