Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Җиңү бәйрәме белән котлады

    Хөрмәтле азнакайлылар! Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан,тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! Җиңү...

    Хөрмәтле азнакайлылар!
    Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан,тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре!
    Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар!

    Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!


    Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен изге бәйрәм. Ул зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Азнакайдан гына да дошманга каршы көрәшкә ун меңнән артык кеше китте, шуларның алты меңнән артыгына туган нигезләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмады.


    Сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә бик күп авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерергә туры килде. Сез ачлык һәм ялангачлык, якыннарны югалту, ачы язмыш авырлыкларына бирешмәдегез. Колхоз-совхозларда, төзелешләрдә фидакарьләрчә хезмәт куеп, илебез, республикабыз һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керттегез. Без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.


    Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер.


    Хөрмәтле ветераннар, Сез алга таба да безнең ихтирам һәм игътибар үзәгендә булырсыз дип ышандырам. Бүген без үзебезне Җиңүчеләр балалары һәм оныклары дип атыйбыз, әлеге горур исемгә лаеклы булырга тырышабыз. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, иминлек, көр күңел, озын гомерләр телим. Җиңү көне белән!

    Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
    Азнакай муниципаль район башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: