Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мал асраучыларга ярдәм чаралары арта

    Терлекләрнең баш санын арттыру Татарстан авыл хуҗалыгында, шул исәптән районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу үз җирлегебездә җитештерүне арттыру, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү, халыкны сыйфатлы, файдалы продукция белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Безнең районда соңгы елларда фермерлык һәм крестьян хуҗалыкларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда...

    Терлекләрнең баш санын арттыру Татарстан авыл хуҗалыгында, шул исәптән районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу үз җирлегебездә җитештерүне арттыру, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү, халыкны сыйфатлы, файдалы продукция белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Безнең районда соңгы елларда фермерлык һәм крестьян хуҗалыкларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда районда мөгезле эре терлекләрнең саны 5 мең башка артты, шуларның 1,5 меңе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Сөт җитештерү 5 процентка артты. Бүгенге көндә районда 31 гаилә фермасы бар. Районыбызда өч һәм аннан да күбрәк савым сыер асраучыларга бушлай савым аппаратлары бирү, яшь гаиләләргә бозаулар тарату һәм башка ярдәм чаралары күрелә.

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү максатында яңа ярдәм чаралары эшләнә. Алар нигезендә өч баштан да ким булмаган савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 баш сыер асрарлык терлекчелек объектлары төзү өчен 200 мең сумлык төзелеш материаллары биреләчәк. "2015 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә исә өч баш һәм аннан да күбрәк савым сыеры булганнарга савым аппараты алу өчен 40 процент күләмендә дәүләт ярдәме биреләчәк.

    Дәүләт ярдәменең барлык төрләреннән, ташламалар, субсидияләрдән файдаланып, актив эшлик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: